(, ) — Әлмәттә эшләүче, нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләүче югары уку йорты.

Тарих 1956 елда Әлмәттә И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтының читтән торып уку бүлеге ачыла. Алга таба ул институтның филиалы буларак эшли башлый. 1992 елның июлендә исә уку йорты базасында мөстәкыйль институт булдырыла. 2003 елдан бирле уку йорты Әлмәт дәүләт нефть институты буларак эшли.

Гөмүм күрсәткечләр Бүген институтта 6000нән артык студент, тыңлаучы һәм аспирант белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 350 югары квалификацияле фәнни хезмәткәрдән гыйбарәт. Аларның күбесе фәнни дәрәҗәгә ия фән кандидатлары һәм фән докторлары.

Әлмәт дәүләт нефть институты галимнәре һәм студентлары Россиядә генә түгел, чит илдә үткәрелә торган конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар.

Студент тормышы Югары уку йорты студентлар, укытучылар һәм институт хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен максатчан эш алып бара. Институтта «Сәламәтлек марафоны» дигән программа эшли. «Буревестник» спорт клубында 11 спорт секциясе булдырылган.

Шәхесләр Ректорлар 1956-???? — ??? ????-???? — ??? ????- — Александр Анатолий улы Дьяконов

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем датасы үлем урыны Тимерхәтмулла Габдуллин 1937-12-19 Бүләк (Мөслим районы) Казан милли тикшеренү технология университеты инженеруйлап табучы 2021-06-24 Уфа 2019 2020 Валерий Зимин 1941-09-11 Kletskaya Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты физик

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны Павел Корчагин 1976-04-16 Аппак музыкачы Кадим Әлмәт

Искәрмәләр

Чыганаклар Универсииада 2013 сайты

Сылтамалар

Моны да карагыз

Россия югары уку йортлары исемлеге

Төркем:Әлифба буенча уку йортлары Төркем:Россия университетлары Төркем:Татарстан югары уку йортлары Төркем:1956 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Нефть һәм газ юнәлешле югары уку йортлары Төркем:Әлмәт мәгарифе