Ӱ, ӱ — кирилл әлифбасы хәрефе, чирмеш, хакас, алтай, хант һәм гагауз телләрендә кулланыла.
Барлык телләрдә югары күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт /y/ сузыгын белдерә (татар телендә бу аваз Ү хәрефе белән белдерелә; Ӱ хәрефе Ү хәрефе мәгънәсендә татар теленең керәшен Ильинский орфографиясендә кулланыла). Башка кириллик әлифбаларда аңа уь диграфы һәм Ү, Ӳ хәрефләре туры килә.
Кодировка ХәрефЮникодӰU+04F0ӱU+04F1
Шулай ук карагыз Уь Ү Ӳ Ü Y Ű