Гади торымтай () — лачыннар ыругының кечкенә кошы. Үзәк Аурупада елак карчыгадан соң иң таралган ерткыч кош.
Җирән төстә, иркәкләр ачыграк төстә була. Ауразиядә һәм Африкада таралган. Татарстанда очрый. Күчмә кош. Оясын агач башларында, кыяларда, каралты-кураларда ясый. Кайчакта төркемләшеп яшиләр. Кимерүче хайваннар, кәлтәләр һәм бөҗәкләр белән тукланалар. Азык эзләгәндә вакыт-вакыт һавада бер урында эленеп тора алалар.
Торымтай атамасы Казакъ () һәм фарсы () телләрендә кече лачынны дербникны () торымтай дип атыйлар. Бу нигезсез хәл түгел. Татар телендә торымтай кошы турында мәкальләр бар, әмма мәгънәгә караганда бу мәкальләр Falco tinnunculus () турында түгел. Мәсәлән: Торымтайдан җитез кош булмас, ул да, тургай ташлап, каз тотмас; Торымтайдай очкыр кош булмас. Falco tinnunculus кошларны ауламый, ул күбесенчә тычканнарны аулый, аны татар телендә тычканчы дип та атыйлар. Вак кошларны исә дербник аулый.
Төркем:Лачыннар Төркем:Кошлар Төркем:Әлифба буенча хайваннар