{| class="infobox" style="font-size: 85%; width:360px;" |style="text-align: center" colspan="2" |Россия Федерациясе субъекты |- |style="border-top:1px solid grey; border-bottom:1px solid grey; background: #a3eea3; font-size: 110%; text-align: center" colspan="2" |<big>Вологда өлкәсе</big>Вологодская область
|align="center" colspan="2"|
Байрак Герб
|align="center" colspan="2" style="border-bottom:1px #aaa solid; border-top:1px #aaa solid"| 340px
| width="140px" style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Башкала| Вологда |- | style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Мәйдан| |- | style="background: #f0f0f0; text-align: right; padding-right: 5px;"| - Барлыгы - Су | 144 527 км² 0,0 %
| style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;" |Сәгать поясы| MSK (UTC+4)
|}Вологда өлкәсе''' – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә. 1937 елның 23 сентябрендә барлыкка килгән.
Өлкә үзәге – Вологда шәһәре.
География
Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнбатыш КарелияТөньякТөньяк-көнбатыш Архангельск өлкәсеКөнбатыш Киров өлкәсеКөньяк-көнчыгыш Кострома өлкәсеКөньяк Ярославль өлкәсеКөньяк-көнбатыш Тверь өлкәсе, Новгород өлкәсе 200px|thumb|left|Вологда янында калкулыгы Вологда өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең төньяк-көнчыгышында урнаша. Өлкәнең көнчыгыш өлешендә Онега буе һәм Молога-Шексна түбәнлекләре, Белоозеро тигезлеге, Андога, Белоозеро и Кириллово таулар тезмәләре, Андома һәм Вепс калкулыклары урнашалар. Өлкәнең үзәгендә Вологда, Гәреч һәм Югары Вага калкулыклары, Харовск таулар тезмәсе, Сухона буе һәм Чарозеро түбәнлекләре урнашалар. Өлкәнең көньяк-көнчыгышында Северные Увалы калкулыгы урнаша.
Климат Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +16...+18 °С, гыйнварның урта температурасы — -11...-14 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500—680 мм.
Гидрография Төп елгалар — Сухона, Вологда, Двиница, Юг, Луза, Молога, Чагодоща, Шексна, Унжа, Андома.
Өлкә территориясендә ~4 000 күл бар; эре күлләр: Белое, Кубенское һәм Воже. Өлкәнең көньяк-көнбатышта Шексна һәм Рыбинск сусаклагычлары урнашалар. Өлкәнең төньягында урнашкан Онега күлне Идел белән Идел-Балтыйк су юлы тоташтыра. Сазлыклар территориянең 12 % өлешне биләп торалар.
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы Өлкәнең төньягында — көлсу, көньягында — кәсле-көлсу туфраклар, шулай ук көлсу-глей, кәсле-карбонатлы, саз һәм аллювий туфраклары да бар. Урманнар территориянең якынча 2/3 өлешне биләп торалар, алардан 60% — ылыслы урманнары.
Хайваннар дөньясында ак куян, тиен, көрән аю, , сусар, бурсык, бүре, төлке бар; кошлар — соры кыр тавыгы, көртлек, боҗыр, һ.б.; елгаларда һәм күлләрдә сөләйман балыгы, нельма, корбан балыгы, алабуга, чуртан, һ.б.
Тарих XV гасырга кадәр хәзерге өлкәнең көнбатыш районнары Новгород җире составына, ә үзәк һәм көнчыгыш районнары — Ростов кенәзлеге составында булганнар, ә аннан соң — Мәскәү кенәзлеге составында булганнар. 1708 елда өлкәнең территориясе Ингерманландия һәм Архангельск губерналары составына кертелә, 1727 елда өлкәнең көнбатыш районнары Новгород губернасы составына кертелә. 1780 елда Архангельск губернасы эчендә Вологда оештырыла, ә 1796 елда наместниклыгының көньяк-көнчыгыш өлешендә Вологда губернасы оештырыла.
1918 елда губернаның Бөек Устюг, Никольск, Сольвычегодск, Усть-Сысольск һәм Яренск өязләреннән Төньяк Двина губернасы оештырыла. 1929 елның гыйнварында Вологда губернасы Төньяк крае составына кертелә, Төньяк крае эчендә Вологда округы барлыкка килә.
1936 елда Төньяк крае юкка чыгарыла, хәзерге өлкәнең территориясе Төньяк өлкәсе составына кертелә.
1937 елның 23 сентябрьдә, БҮБК карары нигезендә, Вологда өлкәсе барлыкка килә.
1944 елда Павино һәм Вохма районнары Кострома өлкәсе составына кертеләләр.
Административ-территориаль бүленеше 380px|thumb|right Районнар Бабаево районы (1) Бабушкин районы (2) Белозерск районы (3) Харовск районы (4) Грязовец районы (5) Кадуй районы (6) Кириллово районы (7) Көчмән районы (8) Междуреченский районы (9) Никольск районы (10) Нюксеница районы (11) Шексна районы (12) Сямжа районы (13) Сокол районы (14) Тарногский Городок районы (15) Тотьма районы (16) Чагода районы (17) Череповец районы (18) Устье районы (19) Устюжна районы (20) Вашки районы (21) Великий Устюг районы (22) Верховажье районы (23) Вожега районы (24) Вологда районы (25) Вытегра районы (26) Шәһәр округлары Вологда шәһәр округы (А) Череповец шәһәр округы (В)
Халык
Милли состав Өлкәнең төп халкы руслар һәм вепслар дип саналалар. Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 % % % % % % % руслар 1 621 38097,6% 1 280 40897,9% 1 869 29395,7% 1 264 15697,6% 1 301 51696,5% 1 225 95796,6% 1 112 65892,5% украиннар 15 9661,0% 9 9570,8% 36 8801,9% 13 5841,0% 19 1341,4% 12 2971,0% 8 6020,7% вепслар 4 7960,3% 1170,01% 2820,01% 650,01% 7280,05% 4260,03% 4120,03% башкалар 18 9631,1% 17 0491,3% 46 0122,4% 17 8751,4% 27 6442,0% 30 8882,4% 80 7726,7% барлык 1 661 285100.0% 1 307 531100.0%1 952 467100.0% 1 295 897100.0% ''1 349 022|100.0%| 1 269 568|100.0%| 1 202 444|100.0%'''
Торак пунктлары Вологда өлкәсенең эре торак пунктлары
border|105px|Череповец, вокзалЧереповецborder|105px|Вологда, Кремль мәйданы, вокзалВологда № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны border|105px|Великий УстюгВеликий Устюгborder|105px|ГрязовецГрязовец 1 Череповец 312 311 11 Тотьма 9 784 2 Вологда 301 642 12 Белозерск 9 614 3 Сокол 38 454 13 Устюжна 9 478 4 Великий Устюг 31 664 14 Никольск 8 515 5 Шексна 20 952 15 Кириллов 7 735 6 Грязовец 15 528 16 Молочное 7 525 7 Бабаево 12 074 17 Карсавино 7 003 8 Кадуй 11 291 18 Чагода 6 918 9 Вытегра 10 078 19 Вожега 6 713 10 Харовск 26 176 20 Кичменгский Городок 6 443 2010 елның җанисәбе буенча<noinclude>
Икътисад
Специализацияненң төп тармагы — кара металлургия.
Кадуй районы территориясендә Череповец ГРЭСы (630 МВт егәрлеге) урнаша. Транспорт
Автомобиль транспорты М8 «Холмогоры» федераль әһәмиятле магистрале. А114 (Вологда — Новая Ладога — М18 а/ю) федераль әһәмиятле юлы. Сухона тракты (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг) Р5 (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг) Р6 (Череповец — Белозерск — Липин Бор) Р7 (Чекшино — Тотьма — Никольск)
Тимер юл транспорты Вологда (Вологда-1, Вологда-2 һәм Лоста-Сортировочная станцияләре) — Төньяк тимер юлында иң зур тимер юл узелы, ә .
Юнәлешләр: Төньяк юнәлеше (Ярославль — Мәскәү) Көнбатыш юнәлеше (Волховстрой — Санкт-Петербург) Төньяк юнәлеше (Архангельск, Мурманск, Северодвинск, Котлас, Сыктывкар, Воркута, Сосногорск) Көнчыгыш юнәлеше (Киров — Пермь — Нурсолтан).
Туры һәм транзит поездлары Вологданы Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Төмән, Чиләбе, Омск, Мурманск, Архангельск, Воркута, Сыктывкар, Акмәчет, Харковь, Запорожье, Белгород, Курск, Орёл, Ставрополь, Минеральные Воды, Барнавыл, Нурсолтан, Караганда, Алма-Ата, Минск шәһәрләре белән тоташтыралар.
Авиация транспорты Череповец халыкара транспорты (Мәскәүгә, Һелсинкигә, Петрозаводскка, Санкт-Петербургга рейслар бар)
Моны да карагыз Вологда губернасы
Искәрмәләр
Төркем:Вологда өлкәсе