Исраил, Израиль, тулы рәсми исеме Исраил дәүләте (, ) — Азиянең көньяк-көнбатышында, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда урнашкан дәүләт. Төньякта Лөбнан, төньяк-көнчыгышта Сүрия, көнчыгышта Үрдүн һәм Иордан елгасының Көнбатыш яры территориясе белән һәм көньяк-көнбатышта Мисыр һәм Газа секторы белән чиктәш.

Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә.

Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр. Дин Исраил — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар (православие, католиклык, әрмән апостол чиркәве, протестантлык) һәм 1,6 % ы — друзлар, әләвитләр. Һинд дине тарафдарлары илдә диннәрен иркен тота ала. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә Государство Израиль. Население. Кораллы көчләр

2018 елда Исраилның саклану бюджеты $18.5 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институтыФарсы куәте: Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле?.

Искәрмәләр

Сылтамалар

(иврит, инглиз, гарәп телләрендә) Israel Энциклопедия Британника Israel Колумбия университеты сайтында Israel на сайте Би-би-си Israel в Библиотеке Конгресса США The World Factbook: Israel на сайте ЦРУ Армия Обороны Израиля Справочная информация об Израиле на сайте МИД РФ Музеи Израиля Израиль. Интересные статистические данные ; Исраилның рәсми сайтлары Хөкүмәт порталы Кнессет Премьер-министр Президент Исраилның Русияда илчелеге Полиция Куркынычсызлык хезмәте «Моссад»

Шулай ук карагыз Исраилдә ислам Исраилдә Һинд дине

* Төркем:Җөмһүриятләр