Катар (), рәсми атамасы Дәүләт Катар () — көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.

Катар – Россия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.

VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госман империясе идарәсе астында. 1916–71 елларда — Бөекбритания протектораты астында.

Дәүләт төзелеше 2003 елның 29 апреленда кабул ителгән Конституция буенча Катар – Абсолют монархия.

Әмир бер үк вакытта дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора. Аның хакимияте шәригать кануннары белән чикләнгән.

Илдә 35 әгъзалы Мәҗлес Шурасы (гарәпчә مجلس الشورى, Мәҗлис әш-Шура) эшли.

Административ бүленеш left|thumb|120px|Катар муниципалитетлары Катар 10 муниципалитетка бүленгән (гарәпчә بلديات – бәләдият).

+№МуниципалитетМәркәзМәйдан, км²Халык (2004), кеше 1 Әд-Доха Доха 158,71 338 760 2 Әл-Җувария Аль-Джувария 622,74 2 282 3 Әл-Җумалия Әл-Җумалия 2 611,70 13 085 4 Әл-Хор Әл-Хор 1 001,44 31 611 5 Әл–Вакра Әл–Вакра 777,31 31 009 6 Әр-Райян Әр-Райян 893,48 272 583 7 Җариян-әл-Батна Өмме-Баб 3 906,53 6 308 8 Әш-Шамаль Әр-Рувәйс 902,11 5 400 9 Өмме-Саләл Өмме-Саләл 470,37 31 975 10 Мәсаид Мәсаид 176,68 9 870+

Халык Халыкның 40% гарәпләр. Шулай ук Пакистан чыгышлы (18 %) кешеләр, Һиндстаннан (18 %), Ираннан (10 %) һәм башка гарәп илләреннән кешеләр яши. Рәсми тел – гарәпчә, инглиз теле киң кулланылышта.

Дин Дәүләт дине – ислам (сөнни), иранлылар – шигыйләр. Катарда яшәүче халыкның 70-75 % ы мөселманнар, христианнар — 13,8 %, һинд дине вәкилләре — 13,8 %, буддачылык тарафдарлары — 3,1 %, халык динендәгеләр 1 %, яһүдләр 1 %, башка диндәгеләр — 0,7 % Demographics of Qatar. Катарда ислам

Табигать Илнең бөтен территориясе диярлек – чүл. Су аз, нигездә диңгез суын тоссызландыру юлы белән табыла.

Икътисад Илдә нефть һәм газ тотрыклы рәвештә чыгарыла. Заманча инфраструктура бар. Бюджет профицитта. Ләкин ил чит ил эшчеләренә бәйле һәм барлык чималны да тыштан кертә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Катар