Бөек Октя́брь инкыйлабы – 1917 елда Русиядә килеп чыккан ХХ гасырдагы иң зур сәяси вакыйгаларның берсе, ул Дөнья тарихына зур йогынты ясаган. Тулы исеме Бөек Октя́брь социалистик инкыйлабы. Башка атамалар – Октябрь түнтәрелеше, большевиклар түнтәрелеше.

Вакыйгалар Октябрь революциясенә кадәр үк, 1917 елның Февраль инкыйлабынәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелә.

Февраль революциясеннән соң төзелгән Вакытлы хөкүмәтнең аграр һәм милли мәсьәләләрне чишүне тоткарлавы, шулай ук Русиянең беренче Бөтендөнья сугышында катнашуын дәвам итүе илдәге кризисны тагын да тирәнәйтә. Бу исә сул һәм милли партияләрнең көчәюенә китерә.

Февраль революциясе чорында илдә эшче һәм солдат депутатлары Советлары, крестьян депутатлары Советлары, фронттагы армиядә һәм тыл гарнизоннарында солдат комитетлары оеша. Илдә хакимиятне көч белән кулга төшерү юлын сайлаган Русия социал-демократик эшчеләр партиясе (большевиклар) аеруча актив эшчәнлек алып бара. Алар бу революцияне бөтен дөньяга таралачак инкыйлабның башлангычы булыр дип исәп тоталар. Большевиклар халыкка аңлаешлы популистик лозунглар җиткерә: “Халыкларга – тынычлык”, “Крестьяннарга – җир”, “Эшчеләргә – фабрикалар” ише.

Меньшевиклар һәм эсерлар тәшкил иткән Советларның барлыкка килүе дәүләт идарәсендәге кризисны тизләтә һәм яңа революция өчен шартлар тудыра. 1917 елның август-сентябрь айларында Советлар җитәкчелеге әкренләп большевиклар кулына күчә. Башта – Петроград һәм Мәскәүдә, аннары башка зур шәһәрләрдә дә алар өстенлек ала. 1917 елның көзенә большевикларның сафында 300 меңнән артык әгъза була, партиянең үз хәрби оешмасы да була. Алар Кызыл гвардия отрядларын контрольдә тота һәм кораллы күтәрелешкә әзерләнә. Баш күтәрү өчен Владимир Ленин җитәкчелегендәге Үзәк комитет политбюросы төзелә. Октябрь урталарында Петроград Советы каршында кораллы восстание штабы – Хәрби-революцион комитет оештырыла. Аның составына сул эсерлар, большевиклар һәм анархистлар керә. Эсерлар һәм меньшевик-интернационалистлар бу оешманы тәнкыйтьли.

Түнтәрелеш 1917 елның 25 октябрьгә каршы төндә эшче, крестьян һәм солдат депутатларының II Бөтенрусия съезды эшли башлаган көнне оештырыла. Анда, большевиклардан тыш, башка сул партияләр дә катнаша. Большевиклар яклы төркемнәр хөкүмәтне изоляцияли, аңа тугры хәрби көчләрнең шәһәргә килүенә комачаулый. Беренче чиратта күперләр, почта, телеграф, вокзаллар, электростанция һәм Дәүләт банкы кулга төшерелә. 25 октябрь иртәсенә Кышкы сарайдан кала, бөтен шәһәр баш күтәрүчеләр кулында була. Вакытлы Хөкүмәт башлыгы Александр Керенский үзенә тугры гаскәрләр җыю өчен шәһәрдән качып китә.

Вакытлы хөкүмәтне 25—26 октябрь көнне (яңа стиль белән 7-8 ноябрь) коралланган баш күтәрүчеләр бәреп төшерә. Төп оештыручылар В. Ульянов-Ленин, Лев Троцкий, Яков Свердлов булалар. Баш күтәрүчеләр белән Петроград Шурасының Хәрби-инкыйлаби комитеты идарә иткән.

Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгәч, хакимиятне II Бөтенрусия Шуралар корылтае исеменнән большевиклар кулга ала. Аларның союздашлары сул эсерлар белән хөкүмәт төзиләр. Хөкүмәтне шулай ук кайбер милли оешмалар, бер өлеш меньшевиклар һәм анархистлар хуплап чыккан.

Петроградтагы восстание җиңгәннән соң, Мәскәүдә дә кораллы көрәш башлана. Анда революцион көчләр бик каты каршылыкка очрый, шәһәр урамнарында канкойгыч сугышлар бара. 1917 елның 15 ноябрендә зур корбаннар белән (баш күтәрү барышында 1000гә якын кеше үтерелә) Мәскәүдә совет власте урнаштырыла.Фәнүз Хәбибуллин. Календарьда бу көн. “Без – октябрь баласы”. Кызыл таң. 7 ноябрь 2025, 11:10

Нәтиҗәләр В. Ленин җитәкчелегендәге Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Русия: беренче Бөтендөнья сугышыннан чыккан (Солых декреты), алпавыт җирләре дәүләт милке итеп игълан ителә (Җир декреты), зур ширкәтләр дәүләтләштерелгән, Русия империясе бурычларыннан баш тарткан, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы танылган, бөтен милләтләр хокукларында тигезләнгән (күз буяу өчен), дөнья тарихында иң зур наданлыкны бетерү сәясәте үткәрелә, хатын-кызларга сайлау хокукы бирелгән.

Сылтамалар Декреты Советской власти. Том 1. 25 октября 1917 — 16 марта 1918 «Большевики приходят к власти: Революция 1917 года в Петрограде» «Мировая революция» вторая глава книги «Эпоха крайностей: Короткий двадцатый век (1914—1991)» «Путь к Октябрю» // Октябрь 1917: Величайшее событие века или социальная катастрофа? / Под ред. П. В. Волобуева — М.: Политиздат, 1991. Правда и ложь о революциях 1917 года // Социологические исследования. — 1997. — № 2. — С. 30—47. А. В. Островский «Октябрьская революция: случайность? Исторический зигзаг? Или закономерность?» // Из глубины времён. Вып. 2 СПб., 1993 С. 129—187.

Шулай ук карагыз Февраль инкыйлабы Русия ватандашлар сугышы

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Өр-яңа вакыт Төркем:XX гасыр тарихы Төркем:Русия тарихы Төркем:Октябрь инкыйлабы Төркем:Инкыйлаблар Төркем:Русия инкыйлабы