Мәтәүбаш — Башкортстанның Бәләбәй районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 237 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл исеме Мәтәү елгасына бәйле. Демография

Танылган кешеләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1906-04-17 Кәшфи Басыйров язучы 1943-01-16 Spivakivka 1936-02-10 Айрат Ибраһим журналист Азатлык радиосы«Өмет» 2019-04-18 Сембер

Мәтәүбаш - Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы Кәшфи Басыйров, Советлар Берлеге Каһарманы Әһлиулла Вәлишинны, кыю татар журналистлары Айрат Ибраһим, Мөнир Вафинны, язучы Габдулла Вафинны биргән авыл. Мәгариф Мәтәүбаш мәктәбендә 70 бала белем ала. Мәтәүбаш мәктәбенең ике филиалы бар: Акбасар башлангыч мәктәбендә — татар, Аккаен башлангыч мәктәбендә чирмеш балалары белем ала. Мәтәүбаш мәктәбендә укучылар туган тел дәресләрен татар һәм чирмеш төркемнәренә бүленеп укый.http://kiziltan.ru/tat/news/ochkin/2928.html 1982 елда Мәтәүбаш мәктәбен башкортча укытуга күчерелгән. Ул вакыттагы директор һәм ана теле укытучысы Габидә Яркәева бу чор хатирәләре белән уртаклашты. Ана теле сыйфатында татар теле урынына башкорт телен укыту бурычы куелгач, район мәгариф бүлегенә барган ул. “Укыта алмасаң, кит! Урыныңа кеше табылыр”, дигәннәр мәгариф түрәләре. Ярты ел бимазаланганнан соң Габидә ханым эштән китүе турында гариза язып, кире мәгариф бүлегенә киткән. “Ярар инде, үзеңчә укыт”, дип аны кире кайтарып җибәргәннәр.Татармы син, башкортмы син – анда түгел мәсьәлә Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы. Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан авыллары