Иске Матвеевка — Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы торак пункт, татар-рус авылы. 1784 елда хасил булган. Татар авылы буларак Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1784 елга кадәр авылның исеме Кәҗә була. 1920 елга кадәр волость, 1944 - 1954 елларда район үзәге була. 1954 елдан Калинин, 1959 елдан Актаныш районына кергән. Хәзер — Минзәлә районында. Географиясе Иске Матвеевка Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 263 чакрым, ә район үзәге Минзәләдән көньяк-көнчыгышка таба 24 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих 1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкләгән Керәстиян сугышында Кәҗә авылыннан 28 ясаклы һәм 59 йомышлы татар катнашуы тарихка кереп калган. 1784 елдан соң авыл кешеләренә үзләре яшәгән урыннарын, ата-бабаларының асыл сөякләре күмелгән зиратын, үзләре дөнья көткән йорт-җирләрен калдырып китәргә туры килгән. Чөнки ул җирләр Ирәхтә вулысы старшинасы исеменнән йөзбашы Мәүлекәй Мостафин тарафыннан Матвей һәм Никита Можаровларга сатылган. Алпавыт Матвей Можаров авылны куып таратканнан соң, бушап калган йортларга үзе сатып алган крепостной керәстияннарны китереп керткән. Менә шуннан соң Кәҗә авылы Матвеевка авылына әйләнә. Тирә-яктагы Дәре авылы Дыреевкага, Камыштамак башта Аристовкага, аннан Александровкага, Тузганабикә Екатериновкага, Казлыкуак Кузлуковкага, Кәркин Каркинога әйләндереләЮныс Юсупов. Басу моңы яралган җирдә (Аю авылы тарихы). Минзәлә, 2010. 7-8 бит.. 1944—1954 елларда — ТАССРның Матвеевка районы үзәге.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 269 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 56,88%, урыслар — 39,41%, башка халыклар — 3,35%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,37%.

Авылда туган күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1896-12-12 Василий Гордов М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия хәрби хезмәткәрсәясәтче 1950-08-24 Мәскәү 1950-01-01 Игорь Вәлиәхмәтов Михаил Тимофеевич Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты эшкуар Ижау радиозаводы 2016-10-31 Сочи

Василий Гордов (1896 - 1950, Мәскәү) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.