Чурчхела (, []) — гөрҗиләр милли ризыгы.Чурчхела. langet.ru (in Russian). Culinary Dictionary of V.V. Pokhlebkin. 2002. Грузинское национальное лакомство. Йөзем согы, чикләвек һәм оннан ясала. Бадәм, әстерхан чикләвеге, фундук, шоколад, йөзем җепкә тезеп куела, йөзем согына манып алына һәм шәм шәкелендә киптерелә.На Кавказ за чурчхелой Кавказская кухня Гөрҗистанның Кахети өлкәсендәге Чурчхела ризыгын хәзерләү ысулы 2015 елда Гөрҗестан матди булмаган мәдәни мирасы буларак таныла.
Тасвирлама Гадәттә, ризык, кирәкле шикләвек-җимешләр өлгерүе һәм җыелуы белән көз көне өйләрдә хәзерләнә. Борынгы заманнардан ризыкны хатын-кызлар үзләренең сугышта көрәш алып барган ирләренә җибәргән. Тыгызлык һәм катылык сыйфатлары һәм уңай зурлыгы аркасында чурчхела төрле шартларда озак сакланган. Гадәттә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә кадәр саклана һәм табыннарда иң мөһим тәм-том азык урынын били.
Чикләвек-җимешләр җепкә тезелеп кертелгәч, алар өчен он белән куетылган махсус сок хәзерләнә. Бу сокның ике төрләре Татара һәм Феламуши кулланыла. Гадәттә, сокка манылып алынган чикләвек-җимеш җебе кояшта киптерелгән. Шәраб туган ягы булып саналган Кахети өлкәсе шулай ук иң яхшы чурчхела ризыгы ясавы белән танылган.
Ризыкның исеме колх телендәге ике сүздән гыйбарәт: «чхур» — салкын, «чхер» — кайнарЧурчхела: что это такое, калорийность, польза и пошаговый рецепт sevgb2.ru.
Башка илләрдә Чурчхела башка төрле халыкларда да популярлык яулаган, шулар арасында: Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Кипр, Греция, Россия өлкәләре, Украина, Иран һәм Төркия.Procook.ru:Чурчхела Фарсыларда ризыкка карата "татлы йөзем согы" () дигән атама кулланыла. Әрмәннәрдә (, кагтср суҗук), юнаннарда (, сутзуки), төрекләрдә (, җевизли суҗук) баллы колбаса дип исемләнә.
Галерея
Шулай да карагыз
Гөрҗиләр Ризык
Искәрмәләр
Чыганаклар
Procook.ru:Чурчхела
Чурчхела: что это такое, калорийность, польза и пошаговый рецепт sevgb2.ru
Кавказская кухня
Төркем:Милли ризыклар