Коккадичолаи Тһаантһронеешварар Гыйбадәтханәсе (шулай ук Коккадичолаи Тһантһонришварам буларак мәгълүм) ул Шри-Ланкада, Көнчыгыш Провинциядә, Баттикалоа районыннан 15 км көньяк-көнбатышта урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул шулай ук Шри-Ланкада иң борынгы һәм иң әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе һәм Шри-Ланкада табигатьтән төзелгән Шивалингамы булган ике гыйбадәтханәнең берсе булып тора. Гыйбадәтханәдә ел саен сентябрь аенда арбалар фестивале бәйрәм ителә. Фестивальдә кулланылган төп арбаларның берсе агач сыннар белән 18-енче гасырда төзелгән булган. Тарих Гыйбадәтханә ышану буенча безнең эрага кадәр 4-енче гасырда ясалган булган һәм Чола Империясе караган Улага Наачи тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханә шулай ук могъҗизалары өчен мәшһүр. Аларның берсе Шри-Ланкада Португалия чорында булган. Гыйбадәтханә эчендә үгез сыны үлән ашаган һәм гыйбадәтханәне җимерергә теләгән Португалия солдатларын гыйбадәтханәдән куган.
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Шиваизм