Макао мәчете (; ) — Кытай Халык Республикасының Макао административ районы үзәге Макао шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Әлеге мәчет — шәһәрдә мөселман мәдәниятенең бердәнбер офисы.

Тарих

Макаода беренче мәчеткә Португалия идарәсе вакытында Макаога Португалия армиясе белән килгән Көньяк Азия мөселманнары тарафыннан 1880-елларда нигез салынган.

1935 елда Португалия Макаосында Макао ислам берлегенә (; ; ) нигез салынган.

Хәзерге вакытта Макаода бер генә мәчет бар. Әлеге мәчет 1980-елларда Макаода Португалия идарә иткән чорда икенче буын мөселманнары тарафыннан төзелгән.

1996 елда Макао мөселман берлеге Португалиянең Макао хөкүмәтенә мәчетне реконструкцияләү планын тәкъдим итә, ләкин план хупланмаган.

Макаодагы мөселманнарның арта барган санын канәгатьләндерү өчен, 2006 елда Макао мөселман җәмгыяте хәзерге мәчет бинасы янында яңа зур мәчет төзүгә хөкүмәт рөхсәтен сорап мөрәҗәгать иткән.

2007 ел ахырында Макао мәчете реконструкцияләнә.

Киләчәктә ~600 дин тотучыны сыйдыручы заманча мәчет төзү планлаштырыла. Аның янында ислам мәдәни үзәге, арзанлы хәләл ресторан, 30 бүлмәле хостел һәм Коръән өйрәнү класслары төзеләчәк.

Мәчет ихатасы Макао мәчетеннән, аның каршындагы мөселман зиратыннан, Макао Ислам берлегенең штаб-фатирыннан, юыну урыныннан, бадминтон өчен мәйданнан һәм балалар мәйданчыгыннан тора.

Мәчетнең мәйданы якынча 6,5 х 12 метр тәшкил итә, ул 100гә якын дин тотучыны сыйдыра ала.

Макао мәчете һәм зиратының керү капкасын Хәлимә Бинте Шәйх 1973 елның 27 июнендә Адәм Шәйх истәлегенә бүләк иткәнMuslims gather to celebrate Eid al-Adha in Macau Macau's Muslims celebrate 'Festival of Sacrifice Local Muslim community celebrates Eid al-Adha.

Сылтамалар Macau Mosque. muslim2china.com Islam History in China (Кытайда ислам тарихы)

Моны да карагыз Макаода ислам Кытайда ислам

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Кытай мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре