Сузык аваз - әйтелештә үз юлында киртәләр очратмаган, тавыш белән әйтелүче аваз. Иҗекнең нигезе булып тора. Сузык авзаларны 3 аспект буенча карыйлар: күтәрелеш (телнең вертикаль хәрәкәте), рәт (телнең горизонталь хәрәкәте), иренләшү (иреннең әйтелештә кулланылышы). Иренләшкән сузыкларга [ү], [у], [о], [ө] авазлары карый, калганнары - иренләшмәгән. Озынлыгы буенча чагыштырмача кыска ([о], [ө], [ы], [е]) һәм чагыштырмача озын сузыклар ([а], [ә], [у], [ү], [и), [ō], [ы̄], [ē]) була. +Сузыкларның рәт буенча классификациясеАлгы рәтАрткы рәт[ә], [ү], [и], [ө], [е],[е](рус теленнән)[а], [у], [о], [ы], [о] (рус теленнән, киң әйтелә), [ы] (рус теленнән) +Күтәрелеш буенчаЮгарыУртаТүбәнАлгы рәт[ү], [и][ө], [е][ә]Арткы рәт[у], [ы] (рус теленнән)[о], [ы][а]
Сингармонизм Сингармонизм - сузык авазларның ярашуы. Рәт гармониясенә һәм ирен гармониясенә бүленә.
Рәт гармониясе: сүздә сузыклар нинди рәттә, шундый рәт белән булган кушымчалар өстәлә. Мәсәлән, алма сүзендә ике сузык та арткы рәт сузыклары, димәк, аларга кушымчаларның калын варианты өстәлә: алма-лар, алма-ны, алма-га.
Ирен гармониясе: әгәр сүздә о,ө хәрефләре беренче иҗектә бар икән, ә башка иҗектә ы,е авазлары икән, [о], [ө] ишетелсә дә е, ы дип язабыз. Мәсәлән: болыт сүзе [болот] дип әйтелсә дә болыт дип языла
Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр СингармонизмМ.Зәкиев, Ф.Хисамова. - Татар грамматикасы - I том // Татар грамматикасы III томда законына буйсынмау очраклары бишәү:
Алынма сүзләр. Барлык телләр дә татар теленең фонетик законнарына нигезләнә алмый, шуңа күрә искәрмәләр дә барлыкка килә. Бер иҗектә берьюлы алгы рәт һәм арткы рәт сузыклары да була ала: китап, машина Кушма сүзләр ирен гармониясенә буйсынмыйлар. Мәсәлән, төнбоек. Кайбер сорау кисәкчәләре: -мыни. Сыйфатның һәм рәвешнең кимлек дәрәҗәсе. Мәсәлән, зәңгәр-су. Кайбер алмашлыклар: сиңа, миңа
Сузык авазларының үзгәреше Сандхи күренеше: сузык авазларның кыскаруы. Мәсәлән, күзе очлы - [күзочло].
Авазлар өстәлү/төшеп калу күренешләре:
Протеза (сүз башына өстәү): эшләпә (рус.шляпа) Эпентеза (сүз уртасында аваз өстәлү): бүрәнә (рус.бревно) Эпитеза (сүз азагына аваз өстәү): Омски (рус. Омск)
Редукция - басымсыз сузык авазларның кыскаруы, позицион үзгәреш. Ике төре бар:
Тулы: язуда да, әйтелештә дә күренеш ала. Халыкы - халкы Өлешчә: әйтелештә генә кулланыла. Бренче - беренче
Төркем:Тел белеме Төркем:Лингвистика Төркем:Фонетика Төркем:Фонология Төркем:Сөйләм