Вилис Лацис (, , , — , ) — латыш телендә иҗат иткән язучы, дәүләт эшлеклесе, ЛатССРның халык язучысы (1947), ике мәртәбә Сталин премиясе лауреаты (1949, 1952). 1917-1921 елларда Алтайда: Барнавыл укытучылар семинарясе укучысы, авыл хуҗалыгы эшчесе, силСовет сикритәре. Латвиягә кире кайткачтын (1921) сатучы, балыкчы, порт йөкчесе, парахутта мич ягучы булып эшләгән. 1930-елларда Рига шәһәр китапханәсе китапханәчесе, һәм гәҗитләре хезмәткәре.

1940 елның июль-август айларында ЛатССРның чит ил эшләре министры, 1940-1959 елларда ЛатССРның ХКШ (Министрлар шурасы) рәисе; бер үк вакытта (1954-1958) СССР ЮШның Милләтләр шурасы рәисе.

Язучы буларак башта фантастика, аннары социалистик реализм жанрларында иҗат итә; әсәрләре 1921 елдан башлап басыла башлый. (1930-1931), (1931-1934), (1933-1934, 1939 һәм 1957 елларда экранлаштырыла), (1936-1938, 1990 елда экранлаштырыла), (1937-1938, 1983 елда экранлаштырыла), (1946-1948, 1960 елда экранлаштырыла), (1952, 1955 елда экранлаштырыла, 1959 елда Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителәhttps://sptatar.com/halitov-yah-ya/) исемле романнар, (1937) исемле новелла, (1945, 1947 елда экранлаштырыла) исемле пьеса, һ.б. әсәрләр авторы.

Искәрмәләр