Я́на (Я́нка) Станисла́вовна Дя́гилева (1966 елның 4 сентябре, Новосибирск — якынча 9 май 1991, Новосибирск районы, Новосибирск өлкәсе) — рус шагыйрәсе, совет рок-җырчысы, автор-башкаручы, «Гражданская оборона», «Бөек Октябрь» һәм башкалар панк-рок төркемнәрендә катнашучы.
Тәрҗемәи хәле Яна Дягилева 1966 елның 4 сентябрендә Новосибирскида Станислав Иванович һәм Галина Дементьевна Дягилевлар гаиләсендә туган. Аның украин, рус һәм чех тамырлары да бар. Жиркомбинат клубындагы түгәрәктә гитарада уйнарга өйрәнә. Аның яраткан авторлары арасында: Марина Цветаева, Анна Ахматова, Николай Гумилёв, Андрей Платонов. 1984 елда Новосибирск су транспорты инженерлары институтына укырга керә. Икенче курста институтны ташлады.тәрҗемәи хәле
1985 ел — Янка Дягилеваның беренче шигырьләре, ышанычлы авторлык белән
1986 ел — Янканың әнисе үлә
1987 ел — Егор Летов белән танышу
1988 ел — «Рөхсәт түгел» () дигән беренче альбом язылышы
1988 елның 24 июнендә — Төмәндәге панк-фестивальдә беренче чыгыш, «Классызларган элементларга»() бутлегының язылышы.
1988—1990 елларда Янка һәм «Гражданская оборона» ил буйлап сәяхәт иткән. 1990 елның ноябрендә Янканың соңгы концертлары була: Иркутскида, Ангарскта, Ленинградта.
1991 елның 9 маенда (бу көн аның үлеменең рәсми датасы буларак кабул ителде) Яна үзенең дачасыннан китте. 17 майда аның гәүдәсе Иня елгасында балыкчы тапты. Үлемнең рәсми сәбәбе — бәхетсез очрак. Үз-үзенә кул салу«Гражданская Оборона» переходит в наступление. Егор Летов дает первое интервью за последние три года. һәм үтерү турында версияләр бар.
Дискография 1988 ел — «Рөхсәт түгел» () 1988 ел — «Классызларган элементларга» () 1989 ел, гыйнвар — «Сатылган!» () 1989 ел, җәй-көз — «Ангедония» 1989 ел, җәй-көз — «Өйгә!» () 1990 ел — «Егылучан бомбардировщик хроникасы» () («Коммунизм» проектында) 1991 ел, февраль — «Оят һәм хурлык!» ()
Искәрмәләр
Төркем:Панк-рок Төркем:Рус шагыйрьләре