Талагиришвара Гыйбадәтханәсе ул Һиндстанда, Тамилнадның Вилуппурам районында Панамалай авылында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Тарихы Шулай ук Раджашиман буларак мәгълүм Нарасимһаварман II Паллава династиясенең берничә гыйбадәтханәсен төзегән дип ышаныла, атап ук әйткәндә, Мамаллаапурамда Яр Буе Гыйбадәтханәсе һәм Панамалайда Талагиришвара гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Панамалай күленә караучы кечкенә калкулыкчыкта урнашкан. Аның 7-нче гасыр Виманасы бар, ул Канчипурамда Кайлашанатха гыйбадәтханәсенә охшаш. Гарбһагриһада шул вакытның Паллава гыйбадәтханәләрендә кебек Дһармалингамы бар, һәм sanctum-ның арткы стенасында Сомасканда панеле бар. Ардһамандапам (ярым Мандапам) бар. Ардһамандапамның стеналарында Илаһлар панельләрен күрергә була, мәсьәлән, һәр якта Сарасвати белән Брахманы һәм Вишну белән Лакшмины. Изге урын көнчыгышка таба карый һәм гарбһагриһа өч яктан суб-изге урыннар белән әйләндерелеп алынган (Анга Ковил яки Лимб Изге урыннары - алар төп изге урын янында урнашкан). Тагын берничә суб-изге урын һәм Маһамандапам (зур Мандапам) корылмага күпкә соңрак чорда өстәлгән булган. Вимана өч яруслы һәм түбә ярусы янә төзекләндерелгән булган. Типик Паллава имзасы - чүгәләгән арсланнар белән баганалар шулай ук бар. Төньякта суб-изге урынның еллар буена сакланып калган кечкенә стена рәсемнәре секциясе бар, бу Паллава осталыгының шәһадәте булып тора.

Махсуслашу Мәгарәнең стеналарында Шиваның "Натараджа" буларак Шиваның рәсеме иң иртә Шиваның Натараджа буларак сурәте булып тора.

Билгеләмә

Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Вишнуизм Төркем:Шиваизм Төркем:Брахмага табыну Төркем:Шактизм