Рәфыйк Таһиров, Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров (1966 елның 9 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Түбән Арбаш) — драма артисты, Әлмәт татар драма театры актеры (1987 елдан), Татарстанның халык артисты (2012), Дамир Сираҗиев исемендәге (2010) һәм «Тантана» (2013, 2020) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Нәселе, туганлык җепләре белән булмаса да, казый Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубыйга (1869—1937) барып тоташа. М. Бубый Рәфыйк Таһировның әнисенең әбисе Наҗияне тәрбиягә алып үстергән. Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендә (режиссер Илгиз Зәйниев) Наҗия образы бар. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, 1985 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган. Диплом спектакле — Туфан Миңнуллинның «Кәрлә - мәктәп баласы». Берничә ай «Әкият» курчак театрында эшли. 1985—1987 елларда Казакъстанда хәрби хезмәт үтеп, Әлмәт театрына кайта. 1987 елдан әлеге театрда хезмәт итә. 1994 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган.

Иҗаты Р. Р. Таһиров — Әлмәт театрының әйдәп баручы артисты, бик органик актер, комедия һәм драма жанрларын тигез буйсындырып, сәхнәнең күрке була белгән шәхесРәдифә Ногманова. Рәфыйк Таһиров: «Мин тырыш, дуамал һәм сабыр» . «Әлмәт таңнары», 10.05.2016. Беренче елларда актер гади, шаян, үткен егетләр образларын, шулай ук пафослы рольләрдә уйнаганИльтани Илялова. Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров. Казан театр музее. Тора-бара уйнаган персонажлары үзгәрә, аларның психологик кичерешләре тирәнәя, яшьлек омтылышын тыйнаклык, зирәклек, тормыш турында уйланулар алмаштыра. Иң истә калган рольләре — Мәдинә Маликованың «Йөрәк ничек түзсен?!» әсәрендәге Җиһангир, Илгиз Зәйниевның «Әрем исе»ндә Сәфәр. Режиссерлар Гали Хөсәенов, Зәкия Туишева, Фаил Ибраһимов, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында куйган спектакльләрне якын итә.

Татар театрында сирәк жанр — бер генә артист уйный торган моноспектакль әзерли: Мансур Гыйләҗевның «Микулай» әсәре (режиссеры Марас Чебодаев, Хакасия).

Башкарган рольләре

Зөлкәрнәй — «Тиле яшьлек» (Ибраһим Абдуллин) Җиһангир — «Йөрәк ничек түзсен?!» (Мәдинә Маликова) Айрат — «Юллар ярда өзелә» (Наил Гаетбай) Акъегет — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим) Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) Сираҗетдин — «Яшь хатын алам – типтерәм дөньясында» (Галиәсгар Камал, «Банкрот») Мидхәт — «Зәхмәт» (Зөлфәт Хәким) Данил — «Әлепле әртисләре» (Аманулла) Гофран — «Көзнең соңгы яфраклары» (Ризван Хәмид) Каюм — «Сафиулла» (Мансур Гыйләҗев) Хәзрәт — «Гөнаһсыз гөнаһлылар» (Туфан Миңнуллин) Җәмил — «Әрәмәлек кияүләре» (Туфан Миңнуллин) Фердинанд — «Мәкер һәм мәхәббәт» (Фридрих Шиллер) Нәби — «Тальян моңы» (Шамил Бикчурин) Шаһтимер — «Ак калфак» (Мирхәйдәр Фәйзи)

Усман Сабирович — «Студентлар» (Наил Гаетбай) Илфат — «Монда тудык, монда үстек» (Туфан Миңнуллин) Әхмәт, Хозыр Ильяс — «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов) Тарталья — «Болан-Патша» (Карло Гоцци) Кәләшнең әтисе — «Туй» (Бертольд Брехт) Сәфәр — «Сагынуларга ни чара?» (Илгиз Зәйниев) Лоренцо — «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир) Беренче Алла — «Бистә фәрештәсе» (Бертольд Брехт) Баһави — «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт) Вакыйф — «Дөнья киң түгел икән!» (Зөлфәт Хәким) Хәзрәт — «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) Жеронт — «Әҗәлгә дару бар диләр» (Мольер) Хор — «Медея» (Х. Мюллер hәм Еврипид) Фәрхәт — «Синсез килгән язлар» (Зифа Кадыйрова) һ. б.

Фильмография

2018 — «Мулла» (Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә, режиссерлар Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров) — ВәлиәхмәтРузилә Мөхәммәтова. «Мулла» фильмында Вәлиәхмәт образына Татарстанның халык артисты Рәфыйк Таһиров сайланган. Татар-информ МА, 06.08.2017.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 — Кәрим Тинчурин исемендәге республика фестивале призы — «Иң яхшы ир-ат роле өчен» номинациясендә - «Яшь йөрәкләр» спектаклендә (Фәтхи Бурнаш) Хәйретдин роле өчен 1995 — Татарстанның атказанган артисты 2003 — Кама аръягы төбәге театрлары фестиваленың махсус призы — «Тальян моңы» спектаклендә (Шамил Бикчурин) Нәби роле өчен 2012 — Татарстанның халык артисты 2010, 2014 — «Ел актеры» (Әлмәт шәһәр башлыгы) премиясе 2010 — Д. Сираҗиев исемендәге премия 2013 — «Тантана» республика театр премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә — «Туй», Б. Брехт спектакле 27 мартта Г. Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен тапшыру чарасы узды . ТР мәдәният министрлыгы сайты, 28.03.2013 2020 — «Тантана» республика театр премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020

Гаилә хәле Беренче хатыны Әнисә, Әлмәт театрының элекке әдәбият бүлеге мөдире (2015 елда вафат). Кызлары Ләйлә (Сәмигуллина), юрист, Энҗе, медик.

Икенче хатыны Миләүшә, кызы Әлмәт театрының 53 яшьлек артисты Рәфыйк Таһировның баласы туган. Әлмәт театрының facebook сәхифәсе, 5.09.2019

Искәрмәләр

Әдәбият Рузилә Мөхәммәтова. Рәфыйк Таһиров: «Сәхнәдә классик әсәрләр җитми». «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 ноябрь, 10нчы бит.

Сылтамалар

Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров. Әлмәт театры сайты Ильтани Илялова. Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров . Казан театр музее

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары