Васиштхасана (Санскрит телендә: वसिष्ठासन). Уттһита Васиштхасана (उत्थित वसिष्ठासन), яки Ян Як Торышы, ул Йогада тигез авырлык асанасы.
Этимология һәм килеп чыгышы Позаның исеме Санскрит वसिष्ठ Васиштхадан килеп чыккан, бу олы фикер иясе, һәм Асана (आसन, āsana) моның мәгънәсе "позиция" яки "торыш". Уттхитаның (उत्थित) мәгънәсе киңәйтелгән.
Позиция урта гасыр Хатха Йога текстларында тасвирланмаган. Ул Паттабһи Джойсның 20-енче гасыр Аштанга Виньяса Йогасында очрый.
Тасвирламасы Поза тән, һәм аяклар, һәм ике кулны да туры тоткан килеш, тән бер якта булган баланс позасы. Өстәге кул мөмкин кадәр өскә күтәрелгән. Өске аяк аскы аякта торырга мөмкин, яки тулы поза өчен (кайвакыт ул Эка Пада Васиштхасан, Бер Аяк Ян Планкасы дип атала) ул мөмкин кадәр өскәрәк күтәрелергә мөмкин; өске кул табанны тота ала (кайвакыт Васиштхасана B дип атала), һәм караш өске кулга юнәлергә мөмкин.
Юрамалар
Чаматкарасана (Санскрит сүзе चमत्कार, могъҗиза) яки Вәхши Позасы авырлыкны табанга һәм кулны шул ук якка күчерә, башка терсәк баш өстеннән күтәрелгән, кул бөгелгән, һәм башка табан тез астында, шулай итеп тән якка һәм бераз өскә карый торган була.
Шулай ук карарга мөмкин Чатуранга Дандасана - аскы планка позициясе
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Йога