Квадра́т киломе́тр (км², кв. км, km²) — мәйдан үлчәве берәмлеге, квадрат метрга кабатлы.
Квадрат километр — метрик мәйдан берәмлеге, 1000 м яклы квадратның йөззурлыгына тигез. Шундый квадратның йөззурлыгы 1000 м × 1000 м = 1 000 000 м² га тигез.
Бер квадрат километр түбәндәгенә тигез: 1 000 000 м²; 100 гектар = 10 000 ар; 0,878687 квадрат чакрым; 0,386102 квадрат миль; 247,105381 акр.
Үз нәүбәтендә: 1 м² = 0,000001 км²; 1 гектар = 0,01 км²; 1 ар = 0,0001 км²; 1 квадрат миль = 2,589988 км²; 1 акр = 0,004047 км².
Шулай ук карагыз Халыкара берәмлекләр системасы Километр
Төркем:Мәйдан үлчәве берәмлекләре