Һипоциклоида (борынгы грек теле сүзләреннән: ὑπό — астында, аста; κύκλος — түгәрәк, әйләнә) — яссылыкта кечерәк әйләнә зуррагы эчендә шуышмыйча бөтерелгәндә, кече әйләнә өстендәге нокта (билгеле бер радиусның очы) хәрәкәте аша барлыкка килгән кәкре сызык ул.

Тигезләмәләр

Параметрик тигезләмәләр:

биредә ,  — хәрәкәтсез (зур) әйләнә радиусы,  — бөтерелүче (кече) әйләнә радиусы.

Хәлбуки, зурлыгының модуле һипоциклоиданың формасын билгели. Әйтик, булганда, һипоциклоида “Туси пары” дип аталучы сызык рәвешендә сурәтләнә, чынбарлыкта исә ул — зур әйләнәнең диаметры. булган очракта астроида барлыкка килә. Әгәр модуле кыскартылмый торган () вакланмасы булса, — хасил булган һипоциклоиданың касплары (очлары) саны, ә — бөтерелүче әйләнмәнең һипоциклоиданы тулысынча сызып бетерү өчен кирәк булган әйләнешләре саны. Һәм модуле иррациональ сан булса, барлыкка килә торган кәкре сызыкның очы очка беркайчан да ялганмый, аның касплары саны иксез-чиксезлеккә омтыла. Һипоциклоида — “һипотрохоида” дип аталган кәкре сызыкларның аерым бер очрагы. Башка һипотрохоидалар барлыкка килгәндә, “сызучы” нокта кече әйләнәнең эчендә дә (радиусның урта бер өлешенә), тышында да (радиусның дәвамына) урнаштырыла.

Һипоциклоида үрнәкләре

Төркем:Кәкреләр