«Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ () — Татарстанда сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, . «Татмелиорация» системасына 2 меңнән артык хезмәткәре булган 40тан артык төзелеш һәм эксплуатация предприятиесе керә. «Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ проектлар эшләүдән башлап төзелгән объектларны (бирегә гидротехник корылмалар, су сибү-киптерү системалары, каты өслекле юллар, су белән тәэмин итү, су бүлү системалары, агросәнәгать комплексының башка объектлары керә) нәтиҗәле куллану һәм техник яктан хезмәт күрсәтү эшләрен башкара ОАО Трастовая компания «Татмелиорация». kaz24.ru.

Тарих Татарстан — РФ буенча игенчелек өчен югалтулар куркынычы зур булган зонага керә. Язгы корылыкны да исәпләп, 10 елның 5-6сында җәйге айлар явым-төшемсез була. «Татмелиорация» траст ширкәте республикада сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып бара.

«Татмелиорация» системасының элгәресе — 1921 елгы корылыктан соң, 1922 елның гыйнварында ТАССР карары нигезендә булдырылган ТАССР игенчелек халык комиссариаты каршында Җир төзелеше һәм сугару идарәсе.

1968—1980 елларда Татарстанда сугару эшләре киң җәелдерелә. М. Ш. Шәймиев җитәкчелегендә төзелеш һәм эксплуатацияләү бүлекчәләренең куәтле җитештерү базалары булдырыла.

Җитәкчеләр Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлары 1968—1970 — Хәйдәр Касыйм улы Каратаев 1970—1983 — Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1983—1985 — Геннадий Николай улы Захаров 1985—1993 — Анатолий Константин улы Самаренкин «Татмелиорация» траст ширкәте җитәкчеләре 1993—1999 — Харис Бәдретдин улы Камалиев 1999—2018 — Әнвәр Мәхмүт улы Залаков (1949—2018) Рузиля Мухаметова. Скончался руководитель «Татмелиорации» Анвар Залаков. Татар-информ, 11.02.2018 2018 елдан — Рөстәм Хизбулла улы Сөнгатуллин Нового руководителя мелиораторов Татарстана представили коллективу. Татар-информ, 28.02.2018

Кайбер саннар Татарстанда 46 сугару гидротехник корылмасы, шул исәптән һәрберсе 1 млн м³ күләмгә ия эре һәм катлаулы гидротехник корылма бар. Аларда 380 млн м³ су тупланган. Соңгы елларда 320 гидротехник төзелеш һәм эрозиягә каршы корылмалар төзелгән һәм реконструкцияләнгән. 21, 5 мең гектар сугарулы җир кулланылышка кертелгән. 800 су скважинасы борауланган. 118 су суырту башнясы куелган. 600 км дан артык суүткәргеч салынган. «Татмелиорация» траст ширкәте Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 46 күпфатирлы һәм 29 шәхси торак йорт төзегән һәм ремонтлаган. «2014-2020 елларга Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сугаруны үстерү» төбәк программасы кабул ителгән.

Бүләкләр, мактаулы исемнәр 2003 — «РФ сугару тармагындагы иң яхшы предприятие», «РФ милли Олимпы» дипломы 2008 — «Елның иң яхшы салым түләүчесе» 2009 — «Милли икътисадның элитасы» халыкара премиясе 2011 — «РФ әйдәп баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы»

Әдәбият Сугаруны үстерү - авыл хуҗалыгының тотрыклылык һәм конкурентлыкка ия булуына дәлил. «Татарстан», 2014, октябрь, 52-53нче бит.

Сылтамалар Добро не забывается. «Элита Татарстана», 17.07.2014 «Татмелиорация» траст ширкәте. tatcenter.ru «Татмелиорация» траст ширкәте. rusprofile.ru Нафис Хазиев. Это вам не вода в песок утекла. «Вечерняя Казань», 15.02.2011 Новости о «Татмелиорации»

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан ширкәтләре