Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине төбәкнең мәдәни үсешенә һәм тарихына зур йогынты ясаган. Һиндстаннан Брахмик язу кертелгәннән соң, Көньяк-Көнчыгыш Азия халкы безнең эраның 1-енче гасырдан 5-енче гасырга кадәр иң иртә язмаларын калдырып тарихка кергән. Хәзерге вакытта Һиндле чыгышлы гражданнардан башка Көньяк-Көнчыгыш Азиядә практикалаучы Һиндулар булып Индонезиядә Балилылар һәм Тенггерлар һәм көньяк Вьетнамда һәм Камбоджада Чамнар булып тора.

Һинд дине цивилизациясе шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәк сәясәтенең дәүләт һәм иҗтимагый төзелеш сәясәтен үзгәрткән. Һиндләшкән патшалыклар барлыкка килү аша, асаба җитәкчеләр астындагы сәясәт дәүләт корылышы Һиндстанныкыларга охшаш Махараджа тарафыннан җитәкләнгән империяләргә әверелгән. Ул Үзәк Вьетнамның көньяк өлешләрендә билгеле элекке Чампа цивилизациясенә, Камбоджада Фунань Патшалыгына, Һиндо-Кытайда Кхмер Империясенә, Малайя Ярымутравында Лангкасука Патшалыгына һәм Кедах Патшалыгына, Явада Сингхасари һәм Маҗапаһит Империясенә, Балига һәм Филиппин архипелагының кайбер утрауларындагы урыннарда дәүләтләргә тормыш биргән. Һиндстанның мәдәнияте бу халыкларның һәм дәүләтләрнең телләренә, язмаларына, язу традициясенә, әдәбиятына, календарьларына, ышану системасына һәм сәнгать аспектларына зур йогынты ясаган.

Тарихы Борынгы чор

Һинд дине галимнәре якынча безнең эрага кадәр 200-енче елларда Явада һәм Суматрада Двипантара яки Ява Двипа патшалыгы турында язганнар. "Явадвипа" Һиндстанның иң борынгы эпосында Рамаянада искә алына. Сугрива, Рама армиясенең җитәкчесе кешеләрен Явадвипага, Ява утравына, Ситаны эзләргә җибәргән.History of Ancient India Kapur, Kamlesh Шуннан соң ул Һиндлеләр арасында Санскрит исеме "yāvaka dvīpa" исеме астында билгеле булган (dvīpa = утрау). Көньяк-көнчыгыш Азиягә еш көнчыгыш Азиядән, бигрәк тә Калингадан сәүдәгәрләр килгән, һәм шулай ук Көньяк Һиндстанның Чола патшалыкларыннан.

400-енче елларда Көнбатыш Явада Һиндләшкән Таруманагара патшалыгы нигезләнгән булган, ул Индонезия тарихында иң иртә язмаларны барлыкка китергән. Төбәктә якынча 425 елдан бирле көчле Буддачылык тәэсире булган. 6-ынчы гасыр тирәсендә, Үзәк Яваның төньяк ярында Һиндләшкән Калингга Патшалыгы нигезләнгән булган. Патшалык Һиндстанның көнчыгыш ярыннан Калингадан алынган булган. Бу көньяк-көнчгыш Азия диңгезчеләр Һиндстан һәм Кытай арасында киң сәүдәдә катнашкан булган. Бу Монголларның, Кытай һәм Японнарның һәм шулай ук Суматраның Ачех төбәгенә 12-енче гасырда килеп җиткән Ислам сәүдәгәрләренең игътибарын җәлеп иткән.

Көньяк-көнчыгыш Азия буйлап Һиндуларның мәдәни йогынтысы Чола династиясе йогынтысына бәйле. Мәсьәлән, Индонезиядә Прамбананда бөек гыйбадәтханә комплексының Көньяк Һиндстан архитектурасына охшашлыклары бар.

Малайя хроникасы Sejarah Melayu буенча, Малакка Солтанлыгы хөкемдарлары Чола Империясе патшаларының токымы булуын раслаганнар. Чола хөкемен хәзер Малайзиядә хәтерлиләр, чөнки күп патшазадәләрнең исемнәре Чолан яки Чулан белән беткән, шуларның берсе Перакның Раджасы Раджа Чулан булган.

Чола сәнгать мәктәбе шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядә таралган һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең сәнгатенә һәм архитектурасына йогынты ясаган.

Кайбер галимнәр күрсәткәнчә, Икшваку һәм Сумати риваятьләре Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кешенең ачы кабактан барлыкка килү риваятеннән барлыкка килгән.

Хәзерге эра

Төбәкләр Камбоджа

Һинд дине Камбоджага беренче мәртәбә Фунань Патшалыгы башында йогынты ясаган. Һинд дине Кхмер Империясенең рәсми диннәренең берсе булган. Камбоджа дөньядагы иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсенең Ангкор Ват изге гыйбадәтханәсенең өе булып тора. Кхмер пашталыгында төп дин булып Һинд дине булган, шуннан соң популярлык буенча Буддачылык булган. Башта, патшалыкта төп дәүләт дине булып Һинд дине булган. Вишну һәм Шива Кхмер Һинду гыйбадәтханәләрендә иң күп табынылган Ходайлардан булган. Ангкор Ват кебек гыйбадәтханәләр башта Preah Pisnulok (Санскрит телендә Vara Vishnuloka) дип аталган яки Вишну патшалыгы, бу үлемнән соң Сурьяварман II-гә Вишну буларак ихтирам бирү өчен булган. Браминнар (Һинду каһиннәр) тарафыннан башкарылган Һинду церемонияләр һәм ритуаллар гадәттә бары тик хөкем итүче элита, патша гаиләсе, аксөякләр һәм хөкемдар сыйныф арасында башкарылган булган.

Кхмер Империясе үсеш алган мәдәният, сәнгать, һәм архитектура чәчәк аткан катлаулы җәмгыять барлыкка китергән. Кхмер патшасы һәм рәсмиләр Җәмгыять Һинду каста системасын чагылдыручы иерархия буенча төзелгән булган, биредә гади кешеләр - дөге үстерүчеләр - халыкның күпчелеген тәшкил иткән. Кшатриялар — патшалык, аксөякләр, хәрби лордлар, солдатлар, һәм сугышчылар хөкем итүче элитаны һәм хакимиятне барлыкка китергән. Башка иҗтимагый сыйнфыларга браминнар (каһиннәр), сәүдәгәрләр, балта осталары һәм ташчылар кебек һөнәр ияләре, чүлмәкчеләр, тимерчеләр, зәркән осталары, һәм тукучылар, ә иң түбән иҗтимагый дәрәҗәдә коллар торган. Дәүләт дине булып Һинд дине торган, әмма аңа Дэвараджа культы ясаган, бу Кхмер патшаларын Җирдә илаһи сыйфат ияләренә кебек, Вишну яки Шива инкарнацияләре буларак каралган. Сәясәттә бу патша хөкеменең илаһи хакы буларак каралган. Культ Кхмер патшаларын гаять зур архитектура проектларын төзергә этәргән, мәсәлән, Ангкор Ват һәм Байон кебек, бу җирдә патшаның илаһи хөкемен күрсәтер өчен.

13-нче гасырда Шри Ланкадан кертелгән Тхеравада Буддачылыгы төп дин булганчы империянең рәсми диннәре булып Һинд дине һәм Махаяна Буддачылыгы булган, алар хәтта гади сыйныф кешеләре арасында булган.Keyes, 1995, pp.78–82 Шуннан соң Һинд дине Камбоджада әкренләп бөлгән, һәм патшалыкта төп дин булып ахыр чиктә Тхеравада Буддачылыгы булган. Моңа да карамастан, Һинд дине ритуаллары патшалыкта әһәмиятле рольне уйнарга дәвам иткәннәр. Күрше Таиландта кебек, таҗ кию церемониясе күбесенчә патша браминнары тарафыннан башкарылган, аның вакытында сувереннар Вишну һәм Шива Ходайлары потлары алдында борынгы милли традицияләрне тәэмин итәргә вәгъдә иткәннәр.https://www.phnompenhpost.com/national/royal-cambodian-coronation

Индонезия

Хәзерге вакытта 2000 ел халык санын алу буенча Индонезиядә, Һинд динен бөтен халыкның 3%-ы тота, алар Бали халкының 92.29% тәшкил итә һәм Үзәк Калимантан халкының 15.75%-ы. Шулай да, 4-енче гасыр һәм 15-енче гасыр уртасында халыкның күпчелеге Һинд динен һәм Буддачылыкны кабул иткән, бу табигый һәм баба рухларына дан җырлаган асаба анимизм һәм динамизм ышанулары белән бергә. 15-енче һәм 16-ынчы гасырларда Индонезия архипелагында Ислам төп дин буларак Һинд дине һәм Буддачылыкны алыштырган. Һинд дине йогынтысы Бали, Ява һәм Суматра мәдәниятендә зур билгеләр калдырган. Бали кайчандыр Һинд дине төп дин булган төбәкнең соңгы калдыгы булган.

Һинду йогынтысы беренче гасырда ук Индонезия Архипелагына барып җиткән. 4-енче гасырда, Көнчыгыш Калимантанда Кутай патшалыгы, Көнбатыш Явада Таруманагара һәм Һолинг төбәктә нигезләнгән иртә Һинду дәүләтләре арасында булган. Тагын берничә мәшһүр Индонезия Һинду патшалыклары арасында Меданг Патшалыгы, ул 9-ынчы гасыр Тримурти Прамбанан гыйбадәтханәсен төзү өчен мәшһүр, аннан соң Кедири, Сингосари һәм 14-енче гасырда йогынтысының пигына җиткән Маҗапаһит, Һинд дине, Буддачылык Ява империяләре арасында иң зурысы һәм иң соңгысы.

Һинду мәдәниятләре Индонезия мәдәниятенә йогынты ясаганнар. Махабхарата һәм Рамаяна эпослары, Индонезия сәнгатьләре арасында иң озак булган традицияләр булган, ул Индонезия бию башкаруларында һәм Ваянг күләгә марионетка курчакларында чагыла. Күп Индонезия исемнәре Санскриттан алынган һәм Индонезия телендә Санскриттан алынмалар бар. Вишнуның атланган кошы Гаруда, Индонезиянең милли эмблемасы һәм милли авиакомпания Garuda Indonesia-ның байрагы итеп кабул ителгән.

Хәзерге вакытта Индонезия хөкүмәте Һинд динен Ислам, Протестантизм, Католикчылык, Буддачылык һәм Конфуцийчылык белән беррәттән алты рәсми санкцияләнгән дине итеп кабул ителгән.

Явада яңа Һинду җәмәгатьләре я күптән түгел төзлгән гыйбадәтханәләр (pura), яки археологик гыйбадәтханәләре урыннары (candi) тирәсендә була, бу урыннар янә Һинду табыну урыннары итеп игълан ителә. Көнчыгыш Явада мәшһүр яңа Һинд дине гыйбадәтханәсе булып Пура Мандарагири Сумеру Агунг тора, ул Яваның иң биек тавы Семеру авышлыгында урнашкан. Төбәктә тагын бер яңа гыйбадәтханә Пура Агунг Бламбанган тирәсендә массакүләм дин кабул итүлеләр булган, бу гыйбадәтханә Явада соңгы Һинду дәүләте Бламбанган Патшалыгына караган урында һәм Пура Лока Мокша Джаябаяда (Кедири янында Менанг авылында), биредә Һинду патшасы һәм пәйгамбәре Джаябая рухи азат ителүгә (мокша)га ия булганнар. Башка урын булып Көнчыгыш Явада Пура Пучак Раунг тора, ул Бали әдәбиятында Махариши Маркандейя Балига Һинд динен 5-енче гасырда Һинд динен алып килгән урын булып тора.

Һинд дине урыннарының зур археологик калдыклары тирәсендә Һинд дине торгызылуы Моджокерто янында Тровуланда булган, бу риваять Һинду патшалыгы Маҗапаһитның башкаласы. Биредәге Һинду хәрәкәте яңа казылган гыйбадәтханә өстеннән контроль алырга тырыша, алар аны актив Һинду табыну урыны дип күрәләр. Гыйбадәтханә Гаҗаһ Мадага багышланган, ул кечкенә Һинду патшалыгын империягә әверелдергән дип ышаныла. Гәрчә Көнчыгыш Явада Ислам таратылуына каршылыкның башка тарихы булса да, Һинду җәмәгатьләре шулай ук Үзәк Явада борынгы Прамбанан Һинду һәйкәлләре янында тарала. Индонезиядә Һинд диненең хәзерге нисбәте фаразлары 4 тән 8 процентка кадәр.

Лаос

Һинд дине Лаосның 0.1%-тан азрагын тәшкил итә. Лаоста Һинд дине тарафдарлары якынча 7000 кеше.

Борынгы Лаос Һинду Кхмер Империясенең өлеше булган. Ват Пхоу шул чорның соңгы йогынтыларның берсе булып тора. Рамаянаның шул чор адаптациясе Пһра Лак Пһра Лам дип атала.

Малайзия

Һинд дине Малайзиядә зурлык буенча дүртенче дин булып тора. Малайзиядә яшәүчеләрнең 2010 ел Малайзия халык санын алу буенча якынча 2.78 миллионы (бөтен халыкның 9.3%-ы) Һинд дине тарафдарлары булып тора.2010 Population and Housing Census of Malaysia (Census 2010) Department of Statistics Malaysia, Official Portal (2012)

Малайзия Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Малайзия ярымутравының көнбатыш өлешләрендә яши. Һиндле Һинд дине тарафдарлары һәм Буддистлар Малайзиягә борынгы һәм урта гасырлар чорында килә башлаганнар. Көньяк Һиндстаннан күп Һиндулар Малайзиягә Британия колония империясенә 19-ынчы һәм 20-енче гасыр вакытында кофе һәм шикәр камышы плантацияләренә һәм аккургаш рудникларына ялланган хезмәтчеләр буларак китерелгән булган; соңрак алар Кытай Буддачылык дине тарафдарлары белән каучук плантацияләрендә эшләгән. Британия вербовканың Кангани системасы хезмәт түнтәрешләрен һәм хезмәт тотрыклыгын зурайтыр өчен эшләнгән булган, ул Һиндстаннан дусларны һәм гаиләләрне Малайзиядә Британия эшләрендә эшләргә өндәгән. 1900-енче еллар башында Кангани системасы буенча Малайзиягә күпсанлы Тамиллар килгән.Sandhu (2010), Indians in Malaya: Some Aspects of Their Immigration and Settlement (1786-1957), Cambridge University Press, ISBN 978-0521148139, pp. 89-102 1950-енче елларга Малайзия халкының якынча 12.8%-ы Һинд дине тарафдарлары булган.