Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе төбәге тарихы белән таныштыра.
Филиаллар Котлы Бөкәш авыл тарихы музее Олы Елга авыл тарихы музее
Тарих 1985 елның 8 маенда җәмәгать башлангычында «Хәрби һәм хезмәт даны музее» буларак ачыла. Музейны оештыруда тарих укытучысы В. И. Шурыгин башлап йөри.
1992 елдан ТР милли музее филиалы.
2001 елдан музейның юнәлеше үзгәрә һәм «Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее» дип атала Рыбно-Слободский краеведческий музей. tatfrontu.ru.
Экспонатлар Мәйданы 135 кв. м. Фондта 5 843 саклау берәмлеге (1 200 - Бөек Ватан сугышы темасына). Музей Балык Бистәсе төбәгенең тарихы белән таныштыра. Экспонатлар арасында борынгы Чаллы шәһәрчегендә табылган, XII – XVI гасырга караучы казылма табылдыклар урын алган. Балык Бистәсенең балык тоту, зәркән эше, челтәр үрү һөнәрләре белән бәйле экспонатлар саклана. Бер бүлек Бөек Ватан сугышына багышланган. 9 якташ Советлар Берлеге Каһарманы (Гыйззәтуллин М. С. (1925-1993), Давыдов С. В. (1918-1992), Меркушев А. М. (1918-1986), Русаков К. С. (1904-1996), Шәймәрданов З. Ш. (1923-1967), Гыйззәтуллин М. С. (1925-1993), Иванов В. К. (1918-1986), Сергеев А. Т. (1916-1979), Петухов И. П. (1914-1950), Рыжов М. И. (1922-1988)), Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Б. Г. (1925-1944) турында мәгълүмат тупланган. Экспозициянең бер өлеше районның билгеле шәхесләренә багышланган. Тукай бүләгенә лаек булган Р. Фәйзуллин, Р. Шәрәфиев, Р. Әхмәтҗанов турында күргәзмә ясалган. XVI Олимпия уеннарында (1956, Мельбурн, Австралия) каноэда ишү буенча бронза медаль алган, ике тапкыр дөнья чемпионы Г. И. Бухаринның шәхси әйберләре күрсәтелә. Этнография бүлеге рус, татар, керәшен халкының мәдәниятен чагылдыра.
Экскурсияләр Дәһшәтле сугыш юллары Якташларыбыз – күренекле шәхесләр
Сылтамалар Рыбно-Слободский краеведческий музей. tatfrontu.ru Рыбно-Слободский краеведческий музей. Балык Бистәсе районы сайты Рыбно-Слободский краеведческий музей. Музеи России
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Балык Бистәсе районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары