Минзәлә туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Борынгы заманнардан алып, Минзәлә төбәге тарихы, 1584 елдан алып шәһәр тарихы белән таныштыра Мензелинский краеведческий музей . Каталог музеев мира. Филиалы Муса Җәлил мемориаль музее (Минзәлә) Тарих

1991 елда шәһәр администрациясе музей төзү турында карар кабул итә. Музей сәүдәгәр Перминов йортында ачыла Мензелинский краеведческий музей. «Минзәлә». 1992 елның 1 гыйнварыннан — ТР Берләштерелгән Дәүләт музее филиалы. 1994 елның июненнән — муниципаль мәдәният оешмасы.

2010 елда Минзәлә балалар иҗат йортының яңа бинасының (Рөстәм Тарико төзеткән бина) икенче каты музейга бирелә Мензелинский краеведческий музей . Минзәлә районы сайты. Экспонатлар Мәйданы 598,5 кв. м. Музей фондлары 13 673 саклау берәмлеге тәшкил итә (10 616 - төп фонд һәм 3 057 - фәнни-ярдәмче фонд). Экспонатлар арасында көнкүреш кирәк яраклары һәм этнография әйберләре, археология, нумизматика, сынлы сәнгать, техника тарихы, кораллар, документлар һәм сирәк китаплар, табигый-фәнни коллекция бар. Музейда «Табигать һәм археология залы», «Минзәлә ярминкәсе залы», «Этнография залы», «Сәүдәгәрләр яшәеше залы», «XX гасыр башы шәһәр тарихы», «Коткарылган дөнья онытмый» заллары бар. Экскурсияләр Мәңге онытылмас хәтер. Бөек Ватан сугышы еллары: Мәскәү өчен сугыш, концлагерьлар, Сталинград сугышы, Ленинград блокадасы, сугыш елларында балалар хезмәте. Иске сандык серләре. Балалар өчен йорт кирәк-яраклары (самавыр, фарфор савыт-саба, сәгать, көзге, сандык, үтүк, язу карасы һ. б.) тарихы. Акча аша тарихны өйрәнү. Дөньяның әйдәп баручы илләрендә сәүдә итү ысуллары һәм икътисады, мәдәнияте, тарихы. Өяз шәһәре серләре. Шәһәрнең борынгы өлешендә XIX—XX гасырлар архитектура һәйкәлләре, биналары, аларның хуҗалары белән танышу. Минзәлә ярминкәсе яңгырашы. Әдәбият Минзәлә төбәге: тарихы һәм бүгенгесе (төзүчеләре Ю. Ю. Йосыпов, М. Н. Сафиуллин). Казан: «Интер-Графика», 2006. Сылтамалар Мензелинский краеведческий музей. Музеи России Мензелинский краеведческий музей. tatfrontu.ru Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Минзәлә музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Минзәләнең Карл Маркс урамы