Брахма (Санскрит телендә: ब्रह्मा, IAST: Brahmā) — ул Һинд динендә барлыкка китерүче Ходай., Quote: «Brahma, a creator god, received the basics of his mythological history from Purusha. During the Brahmanic period, the Hindu Trimurti was represented by Brahma with his attribute of creation, Shiva with his attribute of destruction and Vishnu with his attribute of preservation.» Ул шулай ук Сваямбху (үзеннән туган) яки Вишну Ходаеның барлыкка китерүче аспекты буларак мәгълүм,Alf Hiltebeitel (1999), Rethinking India’s Oral and Classical Epics, University of Chicago Press, ISBN 978-0226340517, page 292 Vāgīśa (Сөйләм Ходае), һәм дүрт Веданың барлыкка китерүчесе, һәрберсе аның авызларының берсеннән. Брахма Сарасвати Дэвиның ире һәм дүрт Кумарларның: Нараданың, Дакшаның, Маричиның һәм күп башкаларның атасы булып тора.Bruce Sullivan (1999), Seer of the Fifth Veda: Kr̥ṣṇa Dvaipāyana Vyāsa in the Mahābhārata, Motilal Banarsidass, ISBN 978-8120816763, pages 85-86Barbara Holdrege (2012), Veda and Torah: Transcending the Textuality of Scripture, State University of New York Press, ISBN 978-1438406954, pages 88-89
Брахма кайвакыт Ведик Ходай Праджапати белән ассоциацияләнә, ул шулай ук Веданатха (Ведалар Ходае), Гьянешвар (Белем Ходае), Чатурмукха (Дүрт Йөзле) Сваямбху (Үзеннән туган), Брахманараяна (ярым Брахма һәм ярым Вишну) буларак мәгълүм, һ.б., шулай ук ул Камага һәм Хираньягарбхага бәйле (Галәми йомырка). Ул күбрәк пост-Ведик Һинду эпосларында искә алына һәм Пурана риваятьләрендә. Эпосларда ул Пуруша белән берләштерелә. Гәрчә Брахма Брахма-Вишну-Шива Тримуртисының өлеше булса да, борынгы Һинду эпосларында башка Ходай һәм Алиһәләр өчлекләре искә алына, аларда Брахма булмаганнары да бар.David White (2006), Kiss of the Yogini, University of Chicago Press, ISBN 978-0226894843, pages 4, 29 Ян Гонда раслаганча — Һинд диненең Тримурти концепциясе шәхси Ходайның өчлек характерыннан барлыкка килгән, беренче урында «Агни», аның тумышлары өч мәртәбә, һәм ул өч мәртәбә яктылык, аның өч тәне һәм өч халәте бар. Еш искә алына торган "Брахма, Вишну, Шива"дан башка урта гасыр Һинду эпосларыннан өчлекләр: «Индра, Вишну, Брахманаспати», «Агни, Индра, Сурья», «Агни, Вайю, Адитья», «Махалакшми, Махасарасвати һәм Махакали» һәм башкалар.
Берничә Пуранада ул лотос чәчәгеннән пәйда була торган итеп тасвирлана, бу лотос Ходай Вишнуның кендегенә бәйле. Башка Пураналарда ул Шива яки аның аспектларыннан туган дип әйтелә,Stella Kramrisch (1994), The Presence of Siva, Princeton University Press, ISBN 978-0691019307, pages 205—206 яки төрле Һинд дине риваятьләрьдә ул иң Олы Ходай булып тора. Charles Coulter and Patricia Turner (2000), Encyclopedia of Ancient Deities, Routledge, ISBN — 978-0786403172, page 258, «Брахма иң Олы Ходай дип танылса, Кама Ходае аның йөрәгеннән килеп чыккан дип әйтелә.» Брахма башка Илаһлар белән беррәттән Ведантик Һинд диненең формасыз (ниргуна)ның иң соңгы метафизик чынлыкның формасыз Брахманның башкасы сагуна буларак күрелә.Jan Gonda (1969), The Hindu Trinity, Anthropos, Bd 63/64, H 1/2, pages 212—226<ref name=david183>David Leeming (2009), Creation Myths of the World, 2nd Edition, ISBN 978-1598841749, page 146;David Leeming (2005), The Oxford Companion to World Mythology, Oxford University Press, ISBN 978-0195156690, page 54, Quote: «Аеруча Веданта Һинд дине Фәлсәфәсендә, Брахман Абсолют булып тора. Упанишадаларда, Брахман мәңге беренчел сәбәп булып китә, ул бөтен җирдә һәм беркайдада да түгел, һәрчак һәм беркайчан да була. Брахман Брахмада, Вишнуда һәм Шивада инкарнацияли ала. Башкача әйткәндә, барлык булган булуына Брахманга рәхмәтле. Моннан чыгып, Һинд дине ахыр чиктә монотеистик яки монистик, барлык Ходайлар Брахманның аспектлары булып тора»; </blockquote> Also see pages 183-184, Quote: "Праджапати, үзе барлыкка китерүче Брахманың чыганагы булып тора – бу мәгънәдә, ул Брахманның шәхесләнүе булып тора (...) Мокша, трансценденталь абсолют Брахман һәм эчке абсолют Атман арасында бәйләнеш булып тора."</ref> Башка юрамада, кайбер Пураналарда ул Праджапатиның әтисе дип раслый." </blockquote>
Кайбер мәгълүмат буенча, Брахма хәзерге көн Һинд динендә популяр табынудан ләззәт алмый һәм Тримуртиның башка әгъзалары Вишну һәм Шива кебек әзрәк табыныла. Брахмага борынгы текстларда ихтирам бирелә әмма ул Һиндстанда төп Ходай булып сирәк табыныла.Brian Morris (2005), Religion and Anthropology: A Critical Introduction, Cambridge University Press, ISBN 978-0521852418, page 123 Һиндстанда аңа багышланган бик әз гыйбадәтханә бар; иң әһәмиятлесе Раджастханда Брахма Гыйбадәтханәсе, Пушкар.SS Charkravarti (2001), Hinduism, a Way of Life, Motilal Banarsidass, ISBN 978-8120808997, page 15 Брахма гыйбадәтханәләре Һиндстаннан тыш бар, мәсьәлән Бангкокта Эраван Гыйбадәтханәсе.Ellen London (2008), Thailand Condensed: 2,000 Years of History & Culture, Marshall Cavendish, ISBN 978-9812615206, page 74
Килеп чыгышы һәм мәгънәсе
Брахманың килеп чыгышы билгеле түгел, өлешчә Ведик әдәбиятта берничә охшаш сүз булганга күрә — Иң Ахыр Чынлык (Брахман) һәм каһин (Брамин). «Брахма» дигән Ходайның булуына шәһадәтләр соң Ведик текстта бар.Bruce Sullivan (1999), Seer of the Fifth Veda, Motilal Banarsidass, ISBN 978-8120816763, pages 82-83 Брахманның рухи концепциясе, Брахма Ходае арасында аерма ул беренчесе Һинд динендә билгеле җенескә карамый торган төшенчә,James Lochtefeld, Brahman, The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 1: A-M, Rosen Publishing. ISBN 978-0823931798, page 122 ә икенчесе Һинд динендә күп ир Ходайларның берсе.James Lochtefeld, Brahma, The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 1: A-M, Rosen Publishing. ISBN 978-0823931798, page 119 Брахманның рухи концепциясе күпкә борынгырак һәм кайбер галимнәр Брахма шәхси концепция буларак барлыкка килгән һәм Брахман дигән шәхси булмаган универсаль принципның күренә торган сурәте булып тора дип фараз итәләр.
Санскрит грамматикасында «брахман» тамыры ике төрле исем формалаштыра; берсе нейтраль исем сүз bráhman, аның баш килеш берлек формасы ул ; бу исем сүзнең мәгънәсе гомуми һәм абстракт мәгънәгә ия.
Нейтраль исемгә контраст булып ир җенес сүзе brahmán тора, аның номинатив берлек формасы .Дэванагари язуы белән brahma дип языла. Ул Brahma сүзеннән ахырда вертикаль сызык matra (диакритик) булу белән аерылып тора. Бу кечерәк сузык авазга ишарә итә: озын «ā», ә кыска «a» түгел. Бу берлек сандагы форма Ходай өчен тиешле исемдә кулланыла, .
Ведик әдәбият
Брахманың Вишну һәм Шива белән иң элек искә алынуларның берсе мөгаен безнең эраның 1-енче меңьеллыкта тезелгән Майтранья Упанишадның бишенче "Прапатхака"да (дәрес). Брахма турында беренче мәртәбә 5,1 шигырьдә сүз алып барыла, ул шулай ук «Кутсаяна Гимны» дип атала, шуннан соң аның турында янә 5.2 шигырьдә сүз алып барыла.Maitri Upanishad — Sanskrit Text with English Translation EB Cowell (Translator), Cambridge University, Bibliotheca Indica, page 255—256
Пантеистик Кутсаяна Гимн, Упанишада раслаганча Җан ул Брахман, һәм Иң Ахыр Чынлык, Галәми Универсал яки һәрбер җан иясендә Ходай. Ул Атманны (Җанны, Үзне) Брахма һәм аның төрле манифестацияләре эчендә дип тиңли һәм түбәндәгечә әйтелә: «Сез оста Брахма, Сез оста Вишну, Сез оста Рудра (Шива), Сез оста Агни, Варуна, Вайю, Индра, Сез оста барысы.»
(5,2) шигырендә Брахма, Вишну һәм Шива Гуна теориясенә кертелә, болар сыйфатлар, психо һәм эчке тенденцияләр, алар текстта тасвирлана һәм барлык тере кешеләрдә булырга мөмкин.Max Muller, The Upanishads, Part 2, Maitrayana-Brahmana Upanishad, Oxford University Press, pages 303—304Jan Gonda (1968), The Hindu Trinity, Anthropos, Vol. 63, pages 215—219 Майтри Упанишадның бу бүлеге раслаганча Галәм караңгылыктан (Тамас)тан пәйда булган, башта action qua action («Раджас») буларак хасиятләнеп, ул шуннан соң сафлыкка һәм яхшылыкка («Саттва»)га чистарынган һәм дифференциацияләнгән. Бу өч сыйфатның Раджас "Брахма"га түбәндәгечә күрсәтелә:Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Volume 1, Motilal Banarsidass, ISBN 978-8120814684, pages 344—346 Хәзер аның бер өлеше Тамаска карый, ул, я укучылар изге белем (Брахмачариннар), бу Рудра. Раджаска карый торган өлеше, я студентлар, изге белемнеке бу Брахма. Саттвага карый торган өлеше, я студентлар изге белемнеке, ул Вишну. Чынлап та, ул өч мәртәбәле, сигез мәртәбәле, унбер мәртәбәле, унике мәртәбәле, һәм чиксез сан мәртәбәле. Бу мәхлукат (нейтраль) барлык мәхлукатларга кергән, ул барлык җан ияләренең иң Олы Ходае булып тора. Бу Атман (Үз, Җан) эчтә һәм тышта — әйе, эчтә һәм тышта! Маитранянья Упанишад, 5.2. Маитри Упанишад Брахманы "Гуна"ның бер элементына карый торган итеп күрсәтсә, Һинд дине теориясендә текст соңрак Пураник әдәбиятта булган Һинд дине «Тримурти» фикере буларак тасвирламый.GM Bailey (1979), Trifunctional Elements in the thiology of the Hindu Trimūrti, Numen, Vol. 26, Fasc. 2, pages 152—163
Пост-Ведик, Эпослар һәм Пураналар
Һинд диненең пост-Ведик текстларында космогониянең күп теорияләре тәкъдим ителә, күбесенә Брахма керә. Боларга «Сарга» (Галәмнең беренчел барлыкка килүе) һәм «Висарга» (икенчел барлыкка килү) керә, бу фикерләр Һиндле фикергә карый — чынлыкның ике дәрәҗәсе бар берсе үзгәрми торган (метафизик) һәм башкасы икенчел ул һаман үзгәрә торган (эмпирик) һәм икенчесенең барлык карарга мөмкин булган чынлык тормышның чиксез кабатлана торган циклы, без тәҗрибә иткән галәм һәм тормыш һаман кабатланып тора, эволюцияли, эретелә һәм янә барлыкка китерелә.Tracy Pintchman (1994), The Rise of the Goddess in the Hindu Tradition, State University of New York Press, ISBN 978-0791421123, pages 122—138 Беренчел барлыкка китерүче Ведик космогонияләрдә киң бәхәс ителә, беренчел барлыкка китерүче өчен «Брахман», яки «Пуруша» яки «Дэви» төшенчәләре кулланыла,Jan Gonda (1969), The Hindu Trinity, Anthropos, Bd 63/64, H 1/2, pages 213—214 шул ук вакытта Ведик һәм пост-Ведик текстларда икенчел барлыкка китерүчеләр буларак башка Ходайлар һәм Алиһәләр искә алына (еш пост-Ведик текстларда Брахма), һәм кайбер очракларда һәм галәми циклның башында (кальпа, эон) башка икенчел барлыкка китерүче Ходай яки Алиһә була. Брахма "Махабхарата"да һәм Пураналарда тасвирланганча «икенчел барлыкка китерүче», һәм иң өйрәнелгән һәм тасвирланганнар арасында.Asian Mythologies by Yves Bonnefoy & Wendy Doniger. Page 46 Шива әмере буенча пәйда булып, Вишну кендегеннән лотостан туган Брахма Галәмнең барлык формаларын барлыкка китергән, әмма баштагы Галәмне барлыкка китермәгән. Моннан аермалы буларак, Шивага күбрәк игътибар итүче Пураналар Брахма һәм Вишнуны Ардханаришвара — ярым Шива, ярым Парвати тарафыннан барлыкка китерелгән дип тасвирлый; яки альтернатив рәвештә, Брахма Рудра, яки Вишну, Шива һәм Брахмадан туган булган, һәрберсен циклик рәвештә төрле эоннарда (кальпаларда) барлыкка китергән. Шулай итеп, күп Пураник текстларда Брахманың иҗади активлыгы Олы Ходайның булуына һәм куәтенә бәйле.