Куныр урта мәктәбе — Татарстан Республикасы Балтач районы Куныр авылында урнашкан урта белем бирү учреждениесе (мәктәп).

Тарих Куныр урта мәктәбенең тарихы 1919 елда авылда ачылган беренче баскыч совет мәктәбенә тоташа.

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Куныр урта гомуми белем мәктәбе” . 1980 – 1981 нче уку елының 1 нче сентябрендә эшли башлый.

1980 нче елның 1 нче сентябрендә ачыла. 291 укучы, 37 мөгаллим була. Мәктәп бинасында 17 уку кабинеты, 1 спорт залы, китапханә, медицина кабинеты, остаханә, ашханә бар.

1980-1998: директор Рәшитов Фәрит Фатыйх улы, урынбасарлары - уку эшләре буенча: Дәүләтшина Сөнәния Яхъя кызы, Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы; тәрбия эшләре буенча Садыйкова Равия Мөбәрәкша кызы, Галиев Вагызь Галимулла улы.

1998 нче елдан: директор Галиев Вагыйзь Галимулла улы, урынбасарлары – уку эшләре буенча: Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы, Закирова Гөлшат Габделбәр кызы; тәрбия эшләре буенча Галиев Вагызь Галимулла улы, Газимҗанов Тәбрис Габделхак улы, Михайлова Светлана Валентиновна

Уку-укыту эшчәнлеге

 Электрон журнал һәм көндәлекләр ярдәмендә алып барыла.  Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелгән, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекторы, дистанцион җайланмалар белән җиһазландырылган.

Бүгенге тормышы

Бәйгеләрдә катнашу IT-Чемпион 2018

Иҗтимагый тормыш  Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра. Җирле халыкка концертлар күрсәтүдә катнаша

Түгәрәкләр Техник модельләштерү өстәл теннисы нәфис гимнастика волейбол футбол туризм җиңел атлетика музыка театр  хореография  сынлы сәнгать

Фәнни эш Мәктәп укучылары 2015 елгы Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә җинүчеләре дип билгеләнде.

Искәрмәләр

Төркем:Балтач районы мәктәпләре Төркем:Әлифба буенча мәктәпләр