Мотыйгуллина Әлфия Рухулла кызы - әдәбият галиме, педагог, фәнни, укыту-тәрбия һәм иҗтимагый эшләрен оештыручысы.

Тәрҗемәи хәле

1965 нче елда Кукмара районы Сабанчы авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтының (КДПИ) тарих-филология факультетын тәмамлый. 1988-1991 нче елларда Кукмара районы Нырья урта мәктәбендә (удмурт этнокультуралы) укытучы булып эшли. 1992 нче елда КДПИ ның татар әдәбияты кафедрасы аспирантурасына көндезге бүлеккә укырга керә. 1994 нче елда КДПИның татар әдәбияты кафедрасына ассистент булып эшли башлый (Приказ №253 от 7.10.1994); 1995-2001 – өлкән укытучы; 2002 нче елдан – доцент 2000 нче елда КДПИ да аспирантураны уңышлы тәмамлый, кандидатлык диссертациясен Россия Фәннәр Академиясенең татар теле һәм әдәбияты, тарих Институтының Казан филиалында РФ халыклары әдәбияты (татар әдәбияты ) белгечлеге буенча яклый.

2018 нче елның 1 сентябреннән Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә Чит телләр һәм тел белеме кафедрасы хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлек Фәнни эзләнү өлкәсе - татар әдәбияты тарихы; тарих, татар әдәбияты тәнкыйтенең теориясе һәм методологиясе; татар әдәбиятына кереш; татар әдәби-методик фикеренең үсеш тарихы; югары уку йортында һәм мәктәптә татар әдәбияты укытуның методикасы. 100 дән артык фәнни мәкалә, дәреслекләр авторы. Мәктәпләр, югары уку йортларында татар әдәбиятын укыту буенча программалар авторы.

Библиография Мәкаләләр “Әмирхан Еники” (2002), “Фатих Хөсни” (2003) сайланма әсәрләр җыентыгына кереш мәкаләләр Аналар рухы исән... (фәнни статья).- Казан утлары (Огни Казани). - 1993. - № 9. - С.182 - 184. Әмирхан Еникигә 85 яшь. / Хатирәләр яңарганда... (фәнни мәкалә) Татарстан. - 1994. - №3 - 4. - С.92 - 94. Ә. Еники «Төнге тамчылар ») / Күңел дөньясы һәм табигать (фәнни мәкалә) Мәгариф (Просвещение). - 1994. - №2. - С.22 – 23 “Күгәрчен сөтеме?!” (фәнни мәкалә) .- Казан утлары (Огни Казани). - 1994. - №1. - С.182 - 184. Г.Исхаки һәм Ә.Еники әсәрләрендә хатын-кыз язмышы (фәнни статья).- Г.Исхакый һәм татар дөньясы (язучының 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары). - Казань: Фикер, 2000. - С.109 - 111. Әмирхан Еники хикәяләрендә ялгызлык мәсьәләсе (фәнни мәкалә). - Милли мәдәният (Национальная культура). - Казань. - 2001. - №1. - С.59 – 62 с. Мәхәббәт җырчысы \ Хөсни Ф. Сайланма әсәрләр / Төзүче һәм кереш мәкалә авторы А.Мотыйгуллина. - Казань: ТаРИХ, 2002. - С.3 - 12. Әдәбиятлы халык үлемсез (фәнни мәкалә).- Мәгърифәт (Просвитетельство). - 2002. - 19 гыйнвар. Ә.Еникинең “Соңгы китап” повестенда үзәк герой һәм автор образы(фәнни мәкалә) - Казань: Изд-во КГПУ, 2003. - С.62-79. Дәреслекләр Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5- 9 нчы сыйныфлар өчен ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк.

Кулланылган әдәбият Шәхси архив