Җамалетдин әс-Сабави, جمال الدين بن شمس الدين بن حسام الدين ب (тәхәллүс, тулы исеме Җамалетдин бине Шәмсетдин бине Хисаметдин, 1780 ел, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы — 1866 елның 11 мае, шунда ук) — әһеле, Сабаның өченче мәхәлләсе мәчете имамы, шагыйрь, дини китаплар авторы, 1812 елда иҗат ителгән «Адәм угълы» назирәсеНазирә, назыйрә — электә булган шигырьгә охшатып язылган шигырь белән танылу алган.

Тәрҗемәи хәле 1780 елда Казан артындагы Байлар Сабасы авылында туган. Әтисе Шәмсетдин бине Хисаметдин, әнисе Зөбәйдә бинте Шәриф әт-Тенеки. Шиһабетдин Мәрҗани аның атаклы фикер иясе, дин эшлеклесе, мәгърифәтче, исламият галиме, ислахчы Габделнасыйр Курсавиның (1776—1812) шәкерте булуын һәм күп кенә китаплар авторы икәнен язаШ. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар... 2 кисәк, 200нче бит. Ризаэтдин Фәхретдин Җамалетдин бине Шәмсетдинне 1780 елда туган һәм 1866 елның 11 маенда вафат булган дип күрсәтә Р. Фәхретдин. Асар, 14 җөзә, Ырынбур, 1908, 432нче бит. Сабаның өченче мәхәлләсе мәчете имамы булып торган. Аның вафатыннан соң имам вазифасын улы Мөхәммәтхафиз бине Җамалетдин дәвам иткән.

Җамалетдин әс-Сабави татар поэзиясендә 1812 елда силлабик өслүбтә язылган «Адәм угълы» назирәсе белән танылу алган. Үз заманында әлеге әсәр киң таралган, кулъязмалары татарлар яши торган күп урыннарда табылган. Кулъязмалары Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Назирә дини мотивлардан шактый ерак, реалистик мотивлар белән сугарылган. Унбер строфада ул кешенең бик характерлы ун төрле гомумиләштерелгән сурәтен бирә. Яшь, көчле, акыллы кешенең дөньяда актив гомер итүен куәтләгән шагыйрь картлыктан матурлык та, гакыл да, ләззәт тә тапмыйҖамалетдин Сабави . Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы).

Адәм угълы Аһ , адәм угълы йөз яшәсә, Һәр урында хәле төрлиг булыр ирмеш. Ата-ана аркасында бу угыл-кыз Хөрмәте — солтаннардин калмас ирмеш.

Ун яшигә йитсә, угълы солтан ирүр, Теле тутый һәм ирүр, Фигъле-холкы атасыга ирүр. Ушал бостан әҗәл су(в)ын сүмәш ирмеш.

Йегермедә йырак китеб йатта сәнчәр, Качканлари куыб барып башын йәнчәр; Кулыга керер булса әгәр хәнҗәр, Туксан йегет каршы килсә таймас ирмеш.

Утыз йәштә ут тик булыр, йил тик йиләр, Барыб Кытай илләрендин тиләр; Шул вакытта ач бүре тик булыб йиләр, варса, алмайынча килмәс ирмеш.

Кырык йәштә гакълы керер, холкы артар, Гакълы берлә халаикъны йулга тартар; Сер эчендә Сөләйман тик сүзләр укар, Үлеб китсә, мондаг үкнеч булмыш ирмеш.

Иллиг йәштә гакълы артмас һәм кимемәс, Муса кеби эшләрене хаклә әймәс; Белүр иркән, белмәс йаңлык эшләр кылмас, кямил, гакълы кямил улыр ирмеш.

Алтмыш йәштә каршы килүр, Коты китеб, зәгъиф улур; Йегетлеген сагынубән өмид кыйлур. Йөз мең өмид кыйлса – йегет булмас ирмеш.

Йитмеш йәштә карилыгы тәмам йитәр, Көндин көнгә гакълы китәр, Дөшеб тәмам, гъөмренең китәр, Мондин соңра гъөмер ләззәт булмас ирмеш.

Сиксән йәшендә сөйләр коры теле, Сөйәкләре улыр, арка – бөкре; Үлем әйтер аңа, «Торгыл, әй гъәриб, Мондин соңра үлем сине куймас», ирмеш.

Туксан йәштә туканыр төгәл йәше. Тибрәнүр итмәс тәненә, башы, Чекрәйүр ике күзе, төшәр төше, Ултырурса үрә тора алмас ирмеш.

Йөз йәштә тәмам китәр һөнәр кулдан, Гаҗиз булыр, йөри алмый у йан, бу йан; Малы булса, гъиззәт табар ушал илдән, Малсыз аңа һичкем гъиззәт кыйлмас ирмеш. 1812 ел

Әдәбият Ризаэддин Фәхретдин. Асар. Рухият, 2006. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989. Татар поэзиясе антологиясе. 2 китапта. 1нче китап. Казан: ТКН, 1992, 241-242нче бит. ISBN 5-298-00565-9 Т. Нәҗмиев, М. Хуҗин. Яшә, Саба-Йорт! Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1999, 129-131нче битләр. ISBN 5-89120-073-2 Р. Фазлыйәхмәтов. Арча ягы зыялылары. Арча, 2016.

Сылтамалар Җамалетдин әс-Сабави «Милләттәшләр» порталында

Искәрмәләр

Төркем:Дин әһелләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар Төркем:Имамнар