Лерида (, ) — Испаниянең Каталония автономияле төбәгендә урнашкан шәһәр.

Географиясе Шәһәр Каталониянең көнбатыш өлешендә, Сегре елгасы буенда урнашкан. Ярымкорылыклы Урта диңгез климаты.

Тарих Борынгы заманда илергетлар кабиләсе шәһәре булган. БЭК 3 гасырдан башлап Рум империясе кулы астында; БЭК 49 нчы елда Илерда шәһәре янында Рум ватындашлар сугышының (БЭК 49-45 еллар) иң мөһим алышларның берсе булып узган. 6 нчы гасырдан башлап епископлык үзәге. 714 елда мөселманнар тарафыннан басып алына; 1039/1046 - 1102/1110 елларда Ләрида таифәсе башкаласы. 1148 елдан Арагон кыйраллыгы составында. 1300 елдан университет шәһәре булып китә (университет 1717 дә ябылып, 1991 дә яңадан нигезләнә). 1644 тә испаннар тарафыннан басып алына. 1822 дән бер үк исемле провинция үзәге.

Халык

Икътисад Икътисади эшчәнлекнең төп төрләре – туризм һәм авыл хуҗалыгы. Машиналар төзү, химия, текстил һәм азык-төлек сәнәгатьләре предприятияләре бар.

Тимер һәм автомобил юллары шәһәрне Мад­ри­д һәм Бар­се­ло­на белән тоташтыра. Һава лиманы 2010 елдан гамәлдә.

Галерея

Искәрмәләр

Рәсми сайт

Төркем:Испания шәһәрләре