Рэйчел Макадамс, Рэйчел Энн Макадамс (, 1978 елның 17 ноябре, Канада, Онтарио, Лондон) — Канада кино актрисасы. АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе, Gemini Award кинопремиясе (Канада, 2002) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1978 елның 17 ноябрендә Канада үзәгендә урнашкан Онтарио Лондон шәһәрендә йөк машинасы йөртүчесе һәм шәфкать туташы гаиләсендә туган. Күршедәге Сент-Томас шәһәрендә үскән. Өч яшеннән тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый, спортчы булырга хыяллана. Унике яшендә «Оригиналь балалар» () исемле балалар спектаклендә катнаша һәм планнары үзгәрә. Мәктәптән соң, Торонтода Йорк университетында (en) актерлык осталыгы буенча белем ала (2001).

Беренче уйнаган роле — «Курчакларга карата ау мылтыгы белән мәхәббәт» () картинасында була. 2002 елда «Идеаль бөккән» () фильмында уйнаган Пэтси роле белән дан казана, әлеге роле өчен Канаданың иң мәртәбәле Gemini Award кинопремиясенә лаек була.

«Начар кызлар» (, режиссёры Марк Уотерс, 2004), «Хәтер көндәлеге» (, режиссёры Николас Спаркс, 2004), «Шерлок Холмс» (, режиссёры Гай Ричи, 2009), «Хәерле иртә» (, режиссёры Роджер Мичелл, 2010), «Парижда төн уртасы» (, режиссёры Вуди Аллен, 2011) һ. б. фильмнарында уйнаган рольләре дә уңышлы була.

Гаилә хәле 2005-2007 елларда өйдәше — Райан Гослинг (12.11.1980), Канада актёры, музыкант. 2009 елда АКШ актеры Җошуа Лукас (20.06.1971) белән очраша. 2010-2013 елларда британ актеры Майкл Шин (05.02.1969) белән яши. 2016 елдан АКШ язучысы Җейми Линден (03.09.1980) белән яши, 2018 елда уллары туа.

Әдәбият Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Рэйчел Макадамс. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Rachel Anne McAdams. IMDb Рэйчел Макадамс. Рәсми сәхифәсе

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Канада актрисалары Төркем:Йорк университетын тәмамлаучылар Төркем:АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары Төркем:«Җемини» премиясе лауреатлары