Пршнигарбха Вишну Ходаеның Аватары. Ул Дхрува алдында пәйда булган һәм Дхрува яшәве өчен Дхрувалока планетасын барлыкка китергән.

Тууы Праджапати Сутапа һәм аның хатыны Прсни Вишну Ходаена табынган, һәм шулкадәр тугъры итеп, хәтта ул Үзе аның алдында пәйда булган һәм аңа алкышын биргән. Аларның энтузиазмы артып алар "Безгә Сезгә тәңгәл угыл кирәк" дип әйткәннәр. Вишну Ходае аларга ул үзе аларның угылы булып өч джанмада (тууда) туачак дип әйткән. Ул дөньяга брахмачарьяның әһәмиятен өйрәткән.

Беренче джанмада, Сатья Югада, Вишну Пршнигарбха, Сутапа һәм Пршни улы буларак туган. Икенче тормышта, Трета Югада, ул Адити һәм Кашьяпаның улы Вамана буларак туган. Өченче тормышта Двапара Юга ахырына таба, ул Васудэва һәм Дэвакиның улы Кришна буларак туган.

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине