Зәңгәр шәл (Zәꞑgәr şәl, زەڭگەر شەل)"Зәңгәр шәл" спектакленең афишасы Татарский театральный музей. — 5 пәрдәлек мелодрама. Кәрим Тинчурин пьесасы, Салих Сәйдәшев музыкасы, беренче тапкыр 1926 елның көзендә""Зәңгәр шәл" сере", М. Сәлимҗанов kitaphane.tatarstan.ru Татар академия театрында куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып калаЯңа сезон, «Зәңгәр шәл», Мәйсәрә-Айгөл... shahrikazan.ru"Зәңгәр шәл" Г.Камал исемендәге театрның рәсми сайты.. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Тарих 1922 елда С. Сәйдәшев Казанга яңа ачылган Татар драма театрына чакырылаДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.139.. Театрның баш режиссеры К. Тинчурин көйязарны музыка бүлеген җитәкләүне сорап мөрәҗәгать итә. С.Сәйдәшевның вазифасына әсәрләргә музыка язу һәм оркестрны җитәкләү эшләре керә. Бу елларда көйязар Фәтхи Бурнаш, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи спектальләренә музыка язаДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.140-141.. Кайбер спектакльләр хәтта музыкаль драма дәрәҗәсенә күтәреләДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.140..

1926 елда К.Тинчурин "Зәңгәр шәл" әсәрен иҗат итә, шул елның көзендә сәхнәләштерә. Рәссам вазифасын П.П.Беньков үти, музыка С.Сәйдәшев тарафыннан язылаБез тарихта эзлебез shahrikazan.ru. Зәйни Солтанов Ишан ролен башкара, Рокыя Кушловская Мәйсәрәне һәм Кәрим Тинчурин Булатны уйныйГ.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: [альбом]// альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996. - Б.19..

Төп каһарманнар Булатяшь егет, шахтада эшләүчеМәйсәрәяшь авыл кызы, Булатның сөйгән ярыЗаһирәБулатның сеңлесеИшанМәйсәрәне дүртенче хатыны булып алган мулла

Кыска эчтәлек

Беренче пәрдә Авыл Сабан туе бәйрәменә әзерләнә, яшьләр уеннар оештыра. Яшь шахта хезмәтенә киткән егет Булат туган ягына кайта. Якташларына шәһәр яшәеше, заводлар, юллар, яңа кешеләр турында сөйли. Үзенең сөйгән яры Мәйсәрәгә Булат каладан зәңгәр шәл алып кайта.

Икенче пәрдә Бервакыт авыл мулласы Мәйсәрә яшәгән йортка ашка керә. Мәйсәрә кунакка чәй өлгертергә тиеш була. Мулланың шунда ук Мәйсәрәгә карата мәхәббәт хисләре уйный башлый. Мулланың бәйләнүеннән кыз чабып котыла. Мәйсәрәнең туганнарына мулла үзенең төше турында сөйли. Газраил фәрештәсе, имеш, бу төнне Мәйсәрә белән аның никахына үзенең фатихасын биргән. Шунда ук Мәйсәрәнең туганы бу кавышуга ризалыгын белдерә.

Өченче пәрдә Булат Мәйсәрәнең йорты янына килә, аның каршына кайгылы сөйгән яры чыга, мулланың ниятләре турында сөйли. Булат, Мәйсәрәне яклап, бу кешеләрдән үч алырга тели. Шул чакта Мәйсәрәнең исәп-хисапчыл туганы урамга чыга. Башланган сугыш-тартышта Булат, саклану нияте белән, дошманына пычак кадарга мәҗбүр була. Бу җәһәттән Булат урманда качып яши башлый.

Дүртенче пәрдә Вакыт уза. Мәйсәрә бай мулланың дүртенче хатынына әверелә. Мәйсәрәгә өйдән чыгу тыела, аны караулчы саклый. Бер көнне мулланың капкалары янында яшь егет туктый. Ул Булатның сеңлесе булып чыга. Бу "яшь егеттән" Мәйсәрә сөйгән ярыннан хат ала. Булат исән, урмандагы качкыннарны җыеп, үзенә фикердәшләр тапкан.

Бишенче пәрдә Качкыннар арасында хөрмәт яулап, Булат аларның җитәкчеләренә әверелә һәм алар белән бергә һөҗүмгә әзерләнә башлый. Төнлә Булат үзенең фикердәшләре белән авылга керә, мулла йортын яндырып китә һәм Мәйсәрәне коткара.

Ачыклама

Әсәрнең исеме XX йөз башында язып алынган халык җыры атамасыннан гыйбарәт. Җыр сүзләре һәм К.Тинчурин әсәре эчтәлеге белән бәйләнгән. "Зәңгәр шәл", халык җырыЗәңгәр шәл millattashlar.ruКарлыгачкай кара, муены ала,

Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала.

Башың яланбаш икән,

Бөркән зәңгәр шәлеңне;Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Белә алмадым хәлеңне.

Ал яулык, зәңгәр шәл,

Үткән гомер бигрәк жәл.Атадан бала яшьләй калса, Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба

Башың яланбаш икән,

Бөркән зәңгәр шәлеңне.Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Белә алмадым хәлеңне.

Ал яулык, зәңгәр шәл,

Үткән гомер бигрәк жәл. Зәңгәр шәл спектакльдә мәхәббәт символына әверелә. Шәлнең халәте Мәйсәрәнеке белән тыгыз бәйләнештә. Шәл бөркәнелгән чакта Мәйсәрәнең күңелендә бәхет хисе, кулына алынган чакта - хәсрәт, борчылу"Зәңгәр шәл"нең сере нидә? elbette.ru. Әсәр ахырында Булатның «Мәйсәрә, бөркән шәлеңне. Әйдә, киттек» дигән сүзләре яңгырый, ике йөрәкнең мәхәббәтенә янә юл ачылуын аңлата."Булат әлеге шәлне Мәйсәрәгә шахтадан мәхәббәт истәлеге, бүләге итеп алып кайта. Мәйсәрә ул шәлне иптәшләре арасында үзенең осталыгы,  булдыклылыгы, тапкырлыгы белән яулап ала", — Әлфәт Закирҗанов, КФУның филология фәннәре докторы.Әсәрнең төп идеяләренең берсе - чын мәхәббәтенең дөньядагы бар киртәләрне дә җиңеп чыгу мөмкинлеге.

Куелышлар

Беренче премьерасыннан соң спектакль 1928 елның 18 декабрендә Яңалиф комитетының әгъзаләре өчен спектакльнең ябык премьерасы уза, 28-29 декабрьдә спектакль ачык рәвештә куелаЗәңгәр шәл - Казанский театральный музей kzntm.ru. Әсәрнең Татар театрында якынлыча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев. К.Тинчурин репрессияләнү сәбәбеннән, спектакль 19 ел театр репертуарыннан төшерелеп тора.

И.Сталинның җинаятьләре фаш итү белән һәм К.Тинчурин аклану белән, спектакль яңадан сәхнәгә кайта. 1957 елның маенда узган "Зәңгәр шәл" Мәскәүдәге татар декадасы кысаларында куелган булган. "Кара урман" җыры 2 курс студенты Илһам Шакиров тарафыннан җырланганБәхет артында ни ята? saby-rt.ru."Спектакль шундый зур уңыш казана ки, аның даны бүтән төбәкләргә дә таралып, Троицк, Оренбург, Әстерхан һәм башка театрлардан килеп караучылар актерларның репликаларын язып алып, үз сәхнәләренә күчерәләр", — Марсель Сәлимҗанов, 2003.

Музыка

Тасвирлама Беренче күренештә "Һаваларда йолдыз", "Салкын чишмә", "Айһайлүк", "Сабан туе", "Төймә" халык җырлары хор һәм солистлар (Мәйсәрә һәм аның иптәш кызлары) тарафыннан башкарылаДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.144..

Баш каһарманнар Булат һәм Мәйсәрә ария ярдәмендә сурәтләнәләр. Булат ариясе сабан туена әзерләнү күренешендә халык җырларыннан соң яңгырый; марш ритмнары, тормышчан, дәртле интонацияләргә байДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.146-147.. Мәйсәрә ариясе, аны көчләп муллага хатынлыкка биргәннән соң, моң-зар тулы яңгырый.

Спектакльнең 5 нче пәрдәсендә, ягъни финалында, Булатның оркестрга кушылып соло яңгырыйДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.147. Ул качкыннарның аларга яшеренергә булышкан урманга эндәшүе. Киләсе номер "Качкыннар җыры"нда моңсу, уйланучан Булат сололары белән дәртле качкыннар хорлары чиратлашып киләләр. Спектакль янгын күренеше белән тәмамлана - оркестрда дәһшәтле унисоннар.

Халык көйләре Спектальдә Салих Сәйдәшев тарафыннан кулланылган халык көйләре: Зәңгәр шәл, шәһәр җыры; Һаваларда йолдыз Салкын чишмә Айһайлүк Төймә Сабан туе Мөхәммәдия, китап көе

Искәрмәләр

Чыганаклар Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. Сәлимҗанов М. “Зәңгәр шәл“ сере / М. Сәлимҗанов // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2003. - 159 б. Закирҗанов Ә. "Зәңгәр шәл"нең сере нидә? elbette.ru Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: [альбом]// альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз Салих Сәйдәшев Кәрим Тинчурин Татар академия театры

Төркем:Әлифба буенча спектакльләр Төркем:Татарча спектакльләр