Рәис Хәннанов, Рәис Җамалетдин (ЯмалетдинЭльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит.) улы Хәннанов (Ханнанов), псевдонимы Бату Гыйниятов (1956 елның 6 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ) — җырчы, мәдәниятне оештыручы, үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)Сайт-энциклопедия Ермекеевского района : Раис Ямалутдинович Хәннанов . 700 дән артык җырга көй язган .

Биографиясе Рәис Җамалетдин улы 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылында туаЗемля Ермекеевская… (Под ред. В.Я. Бабенко).- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 1999.- 336 с., илл.- ISBN 5-85051-137-7. Әтисе Ямалетдин тимер юлда эшләгән, җырчы һәм гармунчы булган. Әнисе шигырьләр иҗат иткән. Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген (1976), Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре факультетын (1986) тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире булып башлый. 1979—1988 елларда — район мәдәният сарае директоры, 1988—2008 елларда — район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, 2009 елдан — муниципаль район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгечеЭнциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан.- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010.- 200 с., илл.- ISBN 878-5-85051-504-1..

Ярмәкәйдә даими составлы гармунчылар ансамблен җитәкли.

Казаныш Композитор буларак татар һәм башкорт эстрадасында 1980-елларда ук таныла. Халык күңелен яулаган 700 дән артык җырга көй язган. Рәис Хәннановка 1980—1990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катаржан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында киң танылу алып килгән: Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов Радик Юлъякшин («Уфтанма»), Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин («Озак торды атым, чапмады»), Ришат Төхвәтуллин («Тыңлачы, сандугач»), һ. б. 3 җыр җыентыгы дөнья күргән, 8 аудиотасма, 2 компакт-диск чыгарылган.

Бүләкләр I, II, III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты. 1987 ― Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы билгесе ― «үзешчән сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен». 1998 ― Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе Хатыны Тәнзилә, Ырынбур ягыннан, Стәрлетамак мәдәният училищесында театр бүлегендә укыган. Башкортстанның «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Ике бала үстергәннәр: олы уллары Ленар Пенсия фондында эшли, музыкант, алып баручы, тамада; кече уллары Роберт ― икътисадчы .

Әдәбият Эльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит. Искәрмәләр

Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Татар композиторлары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар