Рус шашкасы — Россиядә һәм якындагы чит илләрдә киң таралган уеннарның берсе. Аның дистәләгән башлангычлары бар. Дебютларның спортчылар һәм һәвәскәрләр тарафыннан аеруча киң кулланыла торганнары беренче йөрешләре һәм шулардан соң барлыкка килә торган үзенчәлекле партияләрдән алынган позиция диаграммалары белән бирелә.
«Казык» төркеме
Казык {| class="standard" |- Бик борынгы һәм шактый авыр башлангыч булса да, бу дебютның беркайчан да уенчылар репертуарыннан төшеп калганы булмады. Җаваплылык хисе һәм төгәллек — "Казык"та оттырмас өчен иң кирәге шулар.
{| class="standard" |- «Казык» дебютындагы гади генә, әмма тәҗрибәсез уенчылар еш эләгә торган тозак 1.cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 cb6 4.ed4 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Башлангычның бу вариантын шашкачылар «Авыл казыгы» дип атыйлар. Биредә караларга партияне оттыручы 4. … dc7? йөрешен ясарга ярамый (диаграмманы кара), чөнки бу очракта аларның позициясен пыр туздыра торган комбинация котылгысыз булып китә: 5.gf4! fg5 6.dc3! ge3 7.cb4 ae5 8.fa5 X.
Төс алмашынулы «Казык»
{| class="standard" |- "Төс алмашынулы «Казык» башлангычының борынгы классик табиясе 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.eg5 hf4 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Димәк, c5 кырының «көзгедәге чагылышы» булган f4 шакмагына "казык"ны бу юлы каралар урнаштыра. Аклар «Казыгы» белән аерма бер генә темп булса да, уен бөтенләй башка төс ала.
{| class="standard" |- Теге яки бу дебюттагы беренче йөрешләрне һәм уен схемасын икенче төстәге шашкалар белән уйнаучы кулланса, бу башлангычның исеменә «төс алмашынулы» билгеләмәсе өстәлә. Мондый башлангычларның кайсыберсе сирәк кулланылучылар рәтенә керә, ләкин тулы канлылары да байтак. Әлбәттә, бер йөрешкә аерма булу сәбәпле, алга таба йөрешләрне һәм планнарны «күчереп алу» юкка чыга, тора-бара уен бөтенләй башка калыпка күчә. "Төс алмашынулы «Казык» дебюты да — тулысынча мөстәкыйль һәм бик популяр башлангыч.
Почмактагы казык |- {| class="standard" |- «Казык» гаиләсенең бу үзенчәлекле әгъзасы гадәттә дебютның заманча уйналышыннан соң шашка уенының якты дөньясына туа: 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 gf6 4.bc5 db4 5.ac5 ba5 6.gf4 fg5 7.cb6 ac5 8.db6. Шулай итеп, дебютның төп позициясе барлыкка килә, уен гадәттә каралар өчен иң көчле планның үтәлеше дип саналган 8. … ab4! 9.ba7 ba3 йөрешләре белән дәвам иттерелә (диаграмманы кара). Әмма дамкага ирешергә бер генә адымы калган a7 «почмак казыгы» акларга өстенлек вәгъдә итми. Киресенчә, акларның беренче булып оттырышлы ялгыш ясавы ихтимал икән. Әйтик, теория белешмәләре «күңелгә ятышлы» 10.ab2? йөрешенең нәкъ шундый, төзәтеп булмаслык хата булуын тәкрарлый. Аның урынына 10.dc3! йөрешен ясарга кирәк, диелә. Белешмәләрдә 10.fe5 йөрешеннән соң барлыкка килә торган позиция дә анализлана.http://booksee.org/book/629702Литвинович В. С., Негра Н. Н. Курс шашечных дебютов. — Минск: Полымя, 1985.
Соков «Казыгы» |- {| class="standard" |- Заманча "Казык"ның Василий Соков гамәлгә керткән варианты. Аның төп үзенчәлеге — c5 кырындагы «казык шашкасын», позициянең сул флангын «үзгәртеп кору» аша, артка таба алмаштырып алу. Бу алымны СССРның күп тапкыр чемпионы булган оста башка дебютларда да яратып кулланган. Ихтимал булган йөрешләр: 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 gh4 4.bc5 d: b4 5.a: c5 fg5 6.ab2 ef6 7.ba3 fe5 8.d: f6 g: e7 9.gf4 b: d4 10.e: c5 hg7. Уен тигез.
Төс алмашынулы почмактагы «Казык» |- {| class="standard" |- "Төс алмашынулы «Казык» башлангычының 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.e: g5 h: f4 4.ba5 gf6 5.bc3 hg7 6.cb4 вариантында каралар да үз шашкасын "почмак"ка (h2 кырына) кертеп урнаштыра ала: 6. … fg3 7.hf4 dc5 8.bd6 cg3 9.ac7 dg3. Элеккеге «казык» почмакка кереп утырганчы, мондый йөрешләр ясалырга мөмкин: 10.de3 gh6 11,ab4 gh2. Позицион уен киеренке һәм тигез бара, ике яктан да төгәллек таләп ителә.
«Шәһәрчә» башлангычлар
Шәһәр партиясе {| class="standard" |- «Шәһәр партиясе» — теориясенең нык тармакланган һәм практикасының җентекләп өйрәнелгән булуы аркасында, бу дебют мәңге популяр. Оттым дигәндә җиңелүең һәм котылдым дигәндә янә кармакка килеп кабуың мөмкин. Бердәнбер ялгыш та җитә кала. Юкка гына аны шаяртып, «шашка уенының үлеме» дип атамыйлардыр инде. Һәм "әлифба"да (дебют белешмәләрендә) барысы да бар. Кайберәүләр, шушы башлангычка багышланган талмудларны ятлап (әйтик, Түбән Новгородтан спорт остасы Юрий Кустаревның 1975 елда басылып чыккан ике томлык әсәрен), аклар белән гомер буе ничьяга уйнап йөри, диләр. Шашкачылар арасында шундый мәзәк тә бар: имештер, «Шәһәр партиясен» энәсеннән җебенә хәтле җәмәгатьчелеккә чәйнәп салган гроссмейстер Зиновий Цирикка бу башлангычны уйнау рәсми рәвештә тыелган булган…
{| class="standard" |- "Шәһәр партиясе"нең гадәти йөрешләреннән соң каралар еш ясый торган ялгышларның берсе алтынчы йөрештә була: 1.cd4 dc5 2.bc3 fg5 3.cb4 gh4 4.bd6 ec5 5.dc3 gf6 6.gf4 fg5? Чөнки бу очракта акларга каралар позициясен ике кисәккә бүлә торган 7.fe5! «басып керүе» мөмкин була (диаграмманы кара). Һәм акларның биш вариантлы хәлиткеч маневры котылгысыз булып китә.
Төс алмашынулы «Шәһәр партиясе» |- {| class="standard" |- "Төс алмашынулы "Шәһәр партиясе"нең беренче йөрешләре алдарак бәян ителгән "Шәһәр партиясе"некенә охшаш: 1.cb4 fe5 2.ef4 gf6 3.ba5 fg5 4.bc3 ge3 5.df4 ef6. Моннан соң уенчылар гадәттә 6.ab2 fg7 7.cb4 bc5 йөрешләрен ясый. Һәм акларның иң көчле планы 8.fe3! йөрешеннән башлана (диаграмманы кара).
Кире кагылган «Шәһәр партиясе» |- {| class="standard" |- Караларның «Шәһәр партиясен» уйнарга җыенганын чамалаган аклар, бу таушалып беткән башлангычны кире кагарга ниятләнсә, 1.cd4 dc5 2.dc3 fg5 3.gh4 юлын сайлый ала. Моннан соң уен болай дәвам итәргә мөмкин: 3. … gf4 4.eg5 hf4 5.fg3 ce3 6.ge5 bc5 7.ed6 ce5 8.cd4 ec3 9.bf2 gf6.
{| class="standard" |- Ахыр чиктә партия теориядә яхшы өйрәнелгән, стандарт калыптагы тулы симметрияле позициягә килеп ирешә: 10.fe3 ab6 11.ab2 ba5 12.bc3 hg7 13.hg3 gh6 14.gf4 ed6. Бу позиция «Кире кагылган Каулен уены» һәм «Казык» башлангычларының дәвамы буларак та барлыкка килергә мөмкин.
«Өерле» гаилә
Классик Өер |- {| class="standard" |- «Өер» башлангычлар гаиләсе — шашка уенында иң ишлеләрдән: «Дебют энциклопедиясе» дигән күптомлык хезмәттә авторлар аның 450 дән артык системы һәм варианты булуын раслыйлар.Высоцкий В. М., Горин А. П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004 Бу гаиләнең анасы булган «Классик өер» дебюты l .cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 gh4 йөрешләре белән башлана (диаграмманы кара). Ике як та берсе өстенә икенчесе «өере белән» ябырыла. Әлеге йөрешләрдән соң "Классик өер"нең алты үсеш системы бар: I. 5.cd4 hg7. II. 5.cd4 fg5. III. 5.cb4 fg5. IV. 5.ab2. V. 5.cb2. VI. 5.fg5.
«Классик Өер» башлангычында караларның bc5 йөрешен мөмкин кадәр озаграк кичектереп торган чаклары да була. Бу очракта, мәсәлән, мондый йөрешләр ясалырга мөмкин: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.ba5 gh4 5.cb4 fg5 6.ab2 (I диаграмманы кара). Биредә караларның 6. … gf6? йөреше тупас ялгыш булып тора. Теория 6. … ef6 йөрешен ясарга киңәш бирә. Ләкин акларның «гадәти» комбинациясе тагын да зуррак ялгыш булыр иде: 7.fg3 hd4 8.dc3? ge3 9.cg7, чөнки гап-гади 9. … ef6 10.ge5 df4 11.ef2 ed2! 12.cg5 hf4 (диаграмма II) маневрыннан соң, каралар позициясенең зур өстенлекле булуы шик тудырмый. Уен гадәти схема буенча бара: 13.bc3 bc5 14.bd6 ce5 15.ab4 ab6 16.ac7 db6 17.fe3 fd2 18.ce1 ed4! X. Әлеге сугулы һөҗүм механизмын башкача эшләтергә кирәк: 8.bc5! (диаграмма III) ge3 9.df4 db4 10.ag7 ef6 11.ge5. Оттырган шашканы каралар берничек тә кире кайтара алмый. Уен болай тәмамланырга мөмкин: 11. … fe7 12. cd2 bc5 13.bc3! cd4 14.ed6! (диаграмма IV) db2 15.df8 bc1 16.fg5! ce3 17.ef2 hf4 18.fd4 X.
Саргин өере |- {| class="standard" |- Давыт Саргин исеме белән аталган күп вариантлы һәм тармаклы башлангычның классик уйналышы 1.cb4 bc5 2.bc3 fg5 3.cd4 gf6 4.d: b6 a: c5 йөрешләре белән караларның уң флангына кичекмәстән һөҗүм итүдән гыйбарәт. Дөресен әйткәткәндә, бу башлангычны рус шашкачыларының остазы булган Василий Воронцов беренче булып куллана башлаган. Дебютның теоретик нигезләрен дә аның өйрәнчекләре Сергей Воронцов һәм Фёдор Каулен булдырганнар. Алар аны гади генә итеп — «Өер» дип атаганнар. Әмма бер варианттагы яңалыкны Давыт Саргин тәкъдим иткән. Бу партия дебютны бөтенләй башкача бәяләргә этәргеч булган. Шул сәбәпле, хәзерге заман шашкачылары башлангычның исемен дә үзгәрткәннәр.
Төс алмашынулы «Өер» |- {| class="standard" |- «Өер» калыбындагы башлангычта каралар каршы якның уң флангына һөҗүмне беренче булып башлыйлар: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bсЗ fe5 (диаграмманы кара). Биредә аклар карамагында ике уен системы бар: I. 4.ab2 eg3 5.hf4. II. 4.ba5 eg3 5.hf4. Икесендә дә аклар, дөрес уйнаган мәлдә, караларның һөҗүмен кире кагалар һәм кайвакыт хәтта куәтле үзәк позициягә дә ирешәләр. Бу башлангыч төрле комбинацияләргә, шашка корбан итүләргә һәм каршы як сафларын ерып үтү алымнарына бай.
{| class="standard" |- Мисал өчен, 1961 елда уйналган П.Святой — Л.Рамм партиясе: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bсЗ fe5 4.ab2 eg3 5.hf4 ba5 (биредә 5. … bc5 яки 5. … hg7 йөрешләрен дә кулланырга мөмкин) 6.bc5 db4 7.ac5 hg7 8.fg3 gh4 9.cd4 hf2 10.eg3 gf6 11.fe5 fg7 12.g h2 hg5? (диаграмманы кара). Ниһаять, каралар көндәшләре юлына гади генә бер капкын урнаштырдылар: 13.gf4? gh6 14.eg7 hf8 15.fh6 fg7 16. hd6 ca1. Ләкин шушы беркатлы ихтималлыкка өмет баглап, алар үз позициясендә тишек-тошыклы челтәр дә ясап куйдылар бит — e7-g7-g5 шашкалары! Мондый хәл шашка уенында «комбинация мотивы» дип атала. Баксаң, аның механизмы да юк түгел икән: e3 шакмагындагы ак шашка урынына a7 кырыннан кара шашканы китертү өчен, каралар өчен мәҗбүри, ә аклар өчен ирекле йөреш булдыру алымы да бар. Монысының рус телендәге атамасы — роздых. «Аз гына ял итеп алу» мәгънәсендә. Шулай булгач, алга, җәмәгать: 13.сd6!! ес5 14.db6 fh4 15.bсЗ ас5 16.сd4 сеЗ 17.df8 X.
Кире кагылган «Өер» |- {| class="standard" |- Акларның сул фланг аша һөҗүм итүгә корылган «Өер» башлангычлары гаиләсе ишле булганга күрә, аларны каралар тарафыннан кире кагу ысуллары да байтак. Василий Соков, мәсәлән, акларның 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 йөрешләреннән соң, 3. … de5 4.f: d6 c: e5 алмашынуын еш кулланган (диаграмманы кара).
{| class="standard" |- Ә менә "Классик өер"дәге симметрик үсештән тайпылу еш очрый: 1.cb4 fg5 2.gf4 bc5 3.bc3 gf6 4.cd4 de5 5.bd6 eg3 6.hf4 cg3 7.fh4 gf6 (диаграмманы кара).
{| class="standard" |- "Өер"дән баш тарту" темасына Татарстан шашкачылары уеныннан бер мисал. Спорт осталары Шамил Гаязов (Казан) һәм Дмитрий Повышев (Чаллы) партиясе. Мәгълүмат технологияләре кубогы ярышлары, 2012 ел.http://www.tatshashki.ru/KIT/2012/2_turpar.pdf
Перельман өере |- {| class="standard" |- Башлангычның төп идеясе: аклар да, каралар да каршы якның уң флангына һөҗүм итүне мөмкин булган кадәр кичектереп тора. Уен башта симметрик рәвештә бара: 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 gh4 5. cb4 fg5 (диаграмманы кара). Бу башлангычта акларның уены бик авыр дип санала. "Санаклар чоры"на кадәр теория, 6.dc3 йөрешеннән соң гына төгәл маневрлар ярдәмендә уенны тигезләп була, ә 6.ab2 бөтенләй оттыра, дип саный иде.Высоцкий В. М., Горин А. П. Дебютная энциклопедия по русским шашкам. М.: ВОСТОК-ИЗДАТ, 2004 Хәзерге заман санак програмнары беренче фараз белән килешә, әмма 6.ab2 йөрешеннән соң да ничьяга ирешү мөмкин булуын исбат итә.
{| class="standard" |- Заманабызның куәтле санак програмнары белән коралланган шашка осталары элек коточкыч дип саналган башка «перельманча» позицияләрдән дә курыкмыйлар. Гаврил Колесов (Саха-Якутия) — Дмитрий Цинман (Казан) партиясе, 2012 елда уйналган, беренче ике йөреш җирәбә салып билгеләнгән: 1.сb4 bс5 2.gf4 ab6?! 3.hg3?! fg5 4.ba5 gh4 5.bc3 gf6? 6.cd4! Мондый позицияләрдә көрәш d4 һәм e5 кырларын контрольдә тоту өчен бара. ba7 7.ab2 fg7 8.bc3 cb4 9.ac5 db4 10.fe5 fg5. Ниһаять, аклар зур өстенлеккә ирешү комбинациясе үткәрә (диаграмманы кара).
Дьячков саклануы