Гордон Ньюфелд (, 1946 ел, Канада, Ванкувер) — фәлсәфә фәннәре докторы, Канада (Ванкувер) психолог-девелопменталисты, табиб Габор Матэ белән берлектә язылган “Балаларыгызны ычкындырмагыз” (Hold on to Your Kids: Why Parents Need to Matter More Than Peers)Gordon Neufeld. Hold On to Your Kids. — Random House LLC., 2006. — С. 320. — ISBN 978-0-375-76028-0 китабының авторы. Хәзерге вакытта китап 10 телгә тәрҗемә ителгән, шул исәптән рус теленә дәГордон Ньюфелд. Не упускайте своих детей. Hold On to Your Kids. — Издательство "Ресурс". — С. 384. — ISBN 978-5-905392-08-5. Ньюфелдның алымы (аның ияләнүгә нигезләнгән үсеш концепциясе) Джон Боулбиның ияләнү теориясенә нигезләнәWhat IS Attachment and How Do You Get It? Mothering.com . Ньюфелд ияләнүнең алты баскычтан торган теориясен эшләп чыгарган, шулай ук ул ияләнүнең полярлашуы төшенчәсенә дә аңлатма бирә, ә бу төшенчә исә оялчанлыкны да, саклану максатында читләшүне дә аңлата. Аның ияләнү моделе универсаль: аны олыларга да, балаларга карата да, өйдә дә, уку йортында да файдаланырга була.
Моннан тыш, Ньюфелд Канадада Ванкувер шәһәрендәге Ньюфелд Институтына (Neufeld Institute) нигез салучы. Институт белгечләргә һәм әти-әниләргә шәхси белем бирү программалары, шулай ук презентацияләр, семинар һәм курслар, шул исәптән видеокурслар тәкъдим итә. Укыту берничә телдә алып барыла: инглиз, француз, алман, испан, иврит, швед һәм рус телләрендәThe Neufeld Institute . Official site .
Сылтамалар Рәсми сайт Official Neufeld Institute YouTube channel
Искәрмәләр
Төркем:Канада психологлары Төркем:Канада галимнәре Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары