Галим Равил Сабиров белән бутамагыз.
Равил Рәсим улы Сабиров, псевдонимы Равил Сабыр (1974 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тупач, ) — язучы, драматург, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан). «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты (2004, 2007). Туфан Миңнуллин (2021) һәм Саҗидә Сөләйманова (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары билгеле булды. ТР Язучылар берлеге сайты. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе (2024 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 27 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Тупач авылында туган Иҗат кешесе шундый сәер инде, нишләтәсең. «Шәһри Чаллы». 17.03.2017. Наратлы Кичү урта мәктәбен (1990), В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1995) тәмамлаган. Югары уку йортында укыган вакытта «Идел», «Чаян» журналларында, «Татарстан яшьләре» газетасында хикәяләре басыла.
1992 елның октябрендә «Татарстан яшьләре»ндә эшли башлый.
1995 елдан Чаллы шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли.
1998—1999 елларда «Аргамак» журналының баш мөхәррире.
2000—2003 елларда «Вечерние Челны», 2003-2005 елларда «Восточный экспресс»ның Чулман аръягындагы махсус хәбәрчесе, аннары «Челнинские известия» газетасында журналист.
2012 елларда Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе була Гафиулла Газиз. Чаллы театры шәһәрнең йөзе булачагына ышана. Азатлык радиосы, 25.12.2012.
2015 елның ноябреннән «Татнефть» компаниясенең «Нефтяные вести» газетасы мөхәррире, аннары Мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
2024 елның 16 ноябреннән ― Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп Равил Сабыр билгеләнде. Татар-информ, 16.11.2024.
Иҗаты 1991 елда беренче хикәясен яза, пьесаларны 2004 елда яза башлыйАйсинә Минһаҗева. . Равил Сабыр: «Театр популяр булырга тиеш түгел» . «Шәһри Чаллы». «Яңа татар пьесасы – 2004» бәйгесендә «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» пьесасы, «Яңа татар пьесасы – 2007» бәйгесендә «Теләк» драмасы белән катнашып, ике мәртәбә лауреат исеменә лаек була. «Абага алмасы ачы була» («2010 елның иң яхшы спектакле», режиссер Фаил Ибраһимов) (спектакльне куярга театрның акчасы булмагач, ул еллардагы мэр Васил Шәйхразыев ярдәм итә), «Ком ял итми» драмасы (режиссер Альберт Гаффаров (Уфа)), Фатих Әмирханның «Хәят»е, Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» әсәрләре нигезендә язылган «Хәят» драмасы («Яшел һәм кызыл» исеме белән) Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куела. «Абага алмасы ачы була» спектаклендә Насыйбулла карт образын тудырган артист Рафил Сәгъдуллин «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» бүләген ала Данил Сәфәров. Яшь драматург, аксакал интеренетчы Равил Сабыр. Азатлык радиосы, 20.04.2011.
Әтнә дәүләт драма театры Равил Сабырның «Сигезле бию» пьесасы буенча «Күбәләкләр җилгә оча» спектаклен куя (режиссер Рамил Фазлыев).
2017 елда «Сигезле бию» пьесасы Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куела (режиссер Булат Бәдриев) Татар газета-журналларына башка язмыйм, дигән нәзерем юк анысы... Тик ул үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты. «Шәһри Казан», 07.02.2017.
Равилнең “Фәхрине үтереп ташладылар” исемле әсәре 2022 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның “Роман” номинациясендә өченче урынны алды. Роман “Казан утлары” журналының 2022 ел сентябрь-октябрь саннарында басылып чыкты.
Китаплары «Ак әби» (1997). «Ләйсән - моңлы бишегебез» (Яр Чаллы, 2009) «Фәхрине үтереп ташладылар» (К.: ТКН, 2023)Әдәби кафеда Равил Сабырның яңа китабы тәкъдим ителәчәк. Татар-информ, 2.08.2023 «Абага алмасы ачы була» (К.: ТКН, 2025)Гөлназ Гафурова. Равил Сабыр «Абага алмасы ачы була» китабы турында: Мин дөньяда иң бәхетле кеше. Татар-информ, 29.10.2025 Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Римма. Уллары Рәзим (1996), Ришат (2012).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004, 2007 ― «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты 2021 ― Туфан Миңнуллин премиясе ― «Абага алмасы ачы була» драмасы өчен (2021 елның 8 маенда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куелган). 2025 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Йорт» пьесасы өчен Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар. Татарстан Язучылар берлеге, 15.10.2025.
Искәрмәләр
Әдәбият Ир-ат чынлап яратсамы ? «Сөембикә», 2017 ел, август, 54-55 бит. ISSN 0869-1398 Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
Сылтамалар Равил Сабыр. Энциклопедия. Матбугат.ру facebook сәхифәсе Ландыш Әбүдәрова. Равил Сабыр: «Юл арасына яшерелгән мәгънә мөһимрәк». «Идел», 2011 ел, июль.
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татарстан драматурглары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Чаллы Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары