Алсу Тимергалина, Алсу Адлер кызы Тимергалина (Юсупова) (1960 елның 28 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — рәссам (график), нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче. РФ рәссамнар берлеге (2006 елдан) һәм Татарстан рәссамнар берлеге (1995 елдан) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 28 августында Казанда фантаст язучы Адлер Тимергалин (1931—2013) гаиләсендә туган. Тамырлары Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылыннан. Казанда сынлы сәнгать мәктәбен (Рәшит Төхбәтуллин классы), Казан сәнгать укуханәсен (1979), И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының (1930—1998 елларда институт, 1998 елдан университет)История ЧГПУ. Официальный сайт ЧГПУ сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Татарстан китап нәшриятының сәнгать редакциясендә эшли башлый, өлкән мөхәррир була. Вакытлы матбугатта («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») эшли. Соңгы эш урыны — «Түгәрәк уен» журналы редакциясендә бизәүче-иллюстратор.

Иҗаты Күпкырлы рәссам: график рәсемнәр, натюрморт, майлы буяу белән ясалган картиналары бар. Иҗатының саллы бер өлеше (китап бизәү) Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугат («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») белән бәйле. Бизәгән китаплары: Шәүкәт Галиевның «Куян зарядка ясый», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»сы, Адлер Тимергалинның «Карурман аша» (2011) китабы һәм икетомлыгы, 5 китаптан торган «Балачак энциклопедиясе», Габдулла Тукайның «Шүрәле»се, Роберт Әхмәтҗановның «Орчык җыры», татар халык әкиятләре һ. б. Майлы буяулар белән язган XX гасыр башы шәһәр күренешләре урын алган «Иске Казан», «Казан» Г. Тулузакова. Милая сердцу Казань. Республика Татарстан, 2.11.2002 . Декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре: автор курчаклары, батикка ясалган эшләр. Кайбер әсәрләрен авангард стилендә яза: «Җиде кыз», «Кызлар әйлән-бәйләне» һ. б.

Шәхси күргәзмәләре: Казанда «Парижский дом Д`Эль» галереясы, 2002; Яшел Үзән шәһәр галереясы, сентябрь, 2005; «Казан» ММҮ, сентябрь-декабрь, 2005; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ноябрь, 2010Наталья Топал. В Казани открылась выставка художницы Алсу Тимергалиной. Татар-информ, 09.11.2010; Йошкар Олада Республика татар мәдәнияте үзәге, Мари Ил, декабрь, 2014 Алсу Тимергалина в гостях у соседей. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 15.12.2014; Сарман районы Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе, апрель, 2015; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, август, 2015 Алсу Тимергалина: Мин әтинең тавышын ишетәм, интонациясен тоям. Шәһри Казан, 18.08.2015 һ. б. Шәһәр, зона, Россиякүләм («Зур Идел», 1998; 2004; 2008, Чабаксар; Самар; 2009, Мәскәү; 2010, Түбән Новгород), чит илләрдә (Фәтхия, Истанбул, Төркия, 2004; Минск, Беларус, 2009 һ. б.) күргәзмәләрдә катнаша. Эшләре «Казан» милли мәдәният үзәгенең музеенда, ТР милли музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, ТҮРКСОЙ тупланмасында, РФнең Истанбулдагы вәкиллегендә һәм РФ, Алмания, Испания, Көньяк Кореяда шәхси тупланмаларда саклана.

Гаиләсе Әтисе Адлер Тимергалин (1931—2013). Энесе (әти бер, әни башка) РөстәмЧулпан Фәттахова. Алсу Тимергалина: “Әти – үзе бер аерым планета”. Татарстан яшьләре, 16.06.2015. Ире Ренат Кәримов, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Кызы Вероника, герман-роман телләре буенча КФУ тәмамлаган, дизайнер булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр

Әдәбият Луиза Янсуар. Аның зәңгәр мәмләкәтендә. «Сөембикә», 2015 ел, сентябрь, 64нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

Рәссам Алсу Тимергалина. Вконтакте сәхифәсе Юсупова Алсу Адлеровна. ArtNow Тимергалина Алсу Адлеровна. Книга 3000 Сайт shuralina. DeviantArt

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре