Әлфинур Галиәкбәрова, Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова (1965 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа) — икътисад белгече, галим, Яр Чаллы педагогика университеты ректоры (2018 елдан), 2011—2018 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (2025).
Тәрҗемәи хәле 1965 елның 18 апрелендә Татарстан АССР Буа шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986).
1986—1989 елларда — Казан дәүләт университетында эшли: укытучы-стажер, икътисад кафедрасы өлкән лаборанты.
1989—1995 елларда — Волгоград физик тәрбия институтының Яр Чаллы филиалы укытучысы.
1995—1999 елларда — Яр Чаллы шәһәре мэриясендә: бүлек мөдире, икътисад буенча вице-мэр.
1999—2011 елларда — ТР финанс министрлыгының казначылык департаменты Яр Чаллы территориаль бүлеге () башлыгы.
2011—2018 елларда — Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары —финанс идарәсе башлыгы.
2018 елның 13 февраленнән — Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале 2005 — Татарстанның атказанган икътисадчысы 2015 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Признание заслуг. «Республика Татарстан», 18.04.2015 2025 — Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданиныАльфинур Галиакберова и Андрей Фомичев получили звания почетных граждан города. chelny-biz.ru, 30.08.2025
Шәхси тормышы Ире Сирень Галиәкбәров, Чаллы ФСБ идарәсе хезмәт башлыгы В ФСБ новый руководитель. «Вечерние Челны», 12.04.2006
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. ЯЧДПУ сайты Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. Интернет-портал TatCenter.ru Вконтакте сәхифәсе
Моны да карагыз
Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Икътисадчылар Төркем:Ректорлар Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары