Наталья Гундарева, Наталья Георгий кызы Гундарева (, 1948 елның 28 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү — 2005 елның 15 мае, шунда ук) — совет, РФ кино һәм театр актрисасы, РСФСР халык артисты (1986), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (1984), РСФСР (1980), Ленин комсомолы (1974), РФ Президенты (2002) премияләре лауреаты. 1нче чакырылыш (1994—1996) Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 28 августында Мәскәүдә туган. Борис Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаган (Ю. Катин-Ярцев остаханәсе, 1971). 1971 елдан Мәскәүнең В. Маяковский исемендәге театрында хезмәт итә. Интеллигентлы, тыйнак итеп, аз гына иронияле уйнавы белән тамашачыны үзенә карата.

Театрдагы рольләре Беренче роле — Александр Островскийның «Банкрот. Агай-эне – ак мыек» () спектаклендәге Липочка роле зур уңыш китерә. Мадам — Агент 00. — Генрих Боровик Люська — Качу () — Михаил Булгаков Хатын-кыз — Ресторан янында басып торам () — Э. Радзинский Леди Гамильтон — Виктория?.. — Т. Реттиган Катерина Львовна — Мценск өязеннән леди Макбет () — Николай Лесков Леттис Дуффе — Сөю шәрабы () — П. Шеффер Огнева — Театр романы () — А. Н. Толстой

Фильмография Кинодагы беренче зур роле — «Исәнме һәм сау бул» () фильмындагы Надя роле. «Татлы хатын» () фильмындагы Аня Доброхотова ролен башкаргач, танылу ала. «Сезне гражданка Никанорова көтә» () картинасындагы Катя Никанорова роле белән чын драматизмны ачып бирә. «Көзге марафон» (, 1980 елда Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясенә лаек була) фильмында яшерен хатын-кыз фаҗигасен күрсәтә.

Н. Гундарева башкарган образлар акыллы, тормышчан, нык, җанлы, юмор хисе белән өретелгән («Көз» (), «Подранки», «Бервакыт егерме елдан соң» (), «Ялгызакларга тулай торактан урын бирелә» (), «Судья Иванованың шәхси эше» (), «Эт җыены» (), «Ул» (), «Дульсинея Тобосская», «Бергамодан килгән Труффальдино» (), «Мескен гусарны яклап сүз әйтегезче» (), «Үсмер» (), «Балалар йорты хуҗабикәсе» (), «Сентябрьдә бирелгән ял» () һ. б.)

Гаилә хәле Беренче ире (1973—1979 елларда) — театр режиссёры Леонид Хейфец (1934). Икенче ире (1979 елда) — актер Виктор Корешков (1952—2011). Өченче ире-өйдәше (1979—1982 елларда) — совет (соңрак АКШ һәм РФ) актеры Сергей Насибов (1958 Актер Сергей Насибов: биография, личная жизнь. Лучшие фильмы. obovsyom.ru, 17.03.2017. Дүртенче ире (1986 елдан) — актер Михаил Филиппов (1947). Балалары булмаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 — Ленин комсомолы премиясе 1980 — Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе 1984 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе 1986 — РСФСР халык артисты 1988 — «Ника» пемиясе 1996 — «Бәллүр Турандык» премиясе 1998 — 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2001 — Станиславский премиясе 2002 — РФ Президенты премиясе 2003 — «Алтын бөркет» премиясе

Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Әдәбият Дубровский В. Н. Гундарева. Актриса. М., 2000.

Сылтамалар Наталья Гундарева. IMDb Наталья Гундаревага багышланган сайт Наталья Гундарева. kino-teatr.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:Россия театр актрисалары Төркем:Россия телевидение актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:«Ника» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын бөркет» премиясе лауреатлары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:РФ Президенты премиясе лауреатлары