Анук Эме (, 1932 елның 27 апреле, Франция, Париж) — француз кино актрисасы. Канн фестивале лауреаты (1980). Тамашачыга Клод Лелушның «Ир-ат һәм хатын-кыз» фильмындагы Хатын-кыз роле аша танылу алган.

Тәрҗемәи хәле 1932 елның 27 апрелендә актерлар Анри Дрейфус һәм Женевьева Сорейя гаиләсендә туган. Кечкенәдән балерина булырга хыялланган. Bauer-Therond драма мәктәбендә актерлык осталыгына һәм биюгә өйрәнгән.

14 яшьтән картиналарда төшә башлый. Танылу француз режиссеры Жак Беккерның «Montparnasse 19» (Les Amants de Montparnasse) () фильмында Жанна Эбютерн ролен уйнаганнан соң килә.

Актрисаны режиссер Федерико Феллини үзе куйган «La Dolce Vita» (, 1960), «Otto e mezzo» (, 1963) «Сигез ярым» фильмы . IMDb фильмнарында уйнарга чакыра.

1961 елда француз режиссеры Жак Деминың «Лола» музыкаль фильмында баш рольне уйный.

1966 елда француз режиссеры Клод Лелушның «Un homme et une femme» () фильмындагы Хатын-кыз (Анна Готье) роле аша танылу алган Un homme et une femme. IMDb. Әлеге роле өчен 1966 елда «Драма – иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була. 1967 елда «Иң яхшы актриса» номинациясендә Оскар премиясенә тәкъдим ителә.

1969—1975 елларда кинога төшми тора.

1980 елда итальян режиссеры Марко Беллоккьоның «Salto nel vuoto» () фильмында башкарган Марта Понтичелли роле өчен Канн кинофестивале призына лаек була.

2002 елда Сезар премиясе бирелә.

Гаилә хәле Беренче ире (1949—1950 елларда) — Эдуард Зиммерманн. Икенче ире (1951—1954 елларда) — Никос Папатакис. Өченче ире (1966—1969 елларда) — француз актёры Пьер Бару. Дүртенче ире (1970—1978 елларда) — инглиз актёры Альберт Финни.

Әдәбият Апрельдә кабынган йолдызлар. Анук Эме. «Сөембикә», 2017 ел, апрель, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Анук Эме. IMDb Anouk Aimée. Encyclopædia Britannica

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Франция актрисалары Төркем:Франция кино актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:Канн фестивале лауреатлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:Яһүд актрисалары