Һэлли Берри, Мария Һэлли Берри (, 1966 елның 14 августы, АКШ, Оһайо, Кливленд) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы. Иң күп гонорарга (фильм саен 10 млн $ га) эшләүче актрисаларның берсе. «Эмми» (2000), «Алтын глобус» (2000), «Оскар» (2002) премияләре лауреаты. Кино тарихында төп рольне башкарган өчен Оскар премиясе бирелгән беренче кара тәнле актриса.

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 14 августында АКШның Оһайо штатында Кливленд шәһәрендә туган. Bedford High School урта мәктәбен, Cuyahoga Community College көллиятен тәмамлаган.

1980 еллар башында берничә матурлык конкурсында катнаша: 1986 елда «АКШ гүзәле» исемен ала. 1986 елда «Дөнья гүзәле» конкурсында катнашып, 6нчы урынны ала. Әлеге конкурста АКШтан катнашкан беренче кара тәнле кыз.

1980 еллар азагында кино сәнгатенә кереп китә. Спайк Ли () төшергән «Jungle Fever» () фильмында башкарган Вивиан роле аңа танылу китерә.

2002 елда алман-швейцарияле кинорежиссер Марк Фостер () куйган «Monster's Ball» () фильмында уйнаган Летиция Масгроув роле өчен Оскар премиясенә лаек була.

2004 елда француз супервайзеры Питоф () куйган «Catwoman» () фильмында уйнаган төп роле өчен 12,5 млн $ акча ала.

2005 елда «Иң начар уйнаучы актриса» буларак «Кура җиләге» антипремиясенә лаек дип табыла.

Гаилә хәле

Әнисе — ак тәнле, чыгышы белән Англиядән. Әтисе — кара тәнле, Оһайо штатында туган. Беренче ире (1993—1997 елларда) — баскетболчы Дэвид Җастис (14.04.1962). Икенче ире (2001—2005 елларда) — музыкант Эрик Бене (15.10.1966). Өченче ире-өйдәше (2005—2010 елларда) — фотомодель Гэбриэл Обри (30.08.1976). Кызлары: Нала Ариэла Обри (16.03.2008). Дүртенче ире (2013—2016 елларда) — француз актеры Оливье Мартинес (12.01.1966). Уллары: Масео Роберт Мартинес (05.10.2013).

Әдәбият Август аенда кабынгын йолдызлар. Һэлли Берри. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Һэлли Берри. IMDb Halle Berry

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:АКШ Төркем:XXI гасыр актрисалары