Любизар — татар, башкорт халык җыры, Башкорт-мишәр гаскәренең 1-нче башкорт полкы җыры. Любизар җыры 19 гасырда язып алынган. Н. Берг төзегән «Песни разных народов» җырлар җыентыгына (М., 1854) кертелгән.
Илсөя Бәдретдинова, Камил Вәлиев, Кәрвән Сарай репертуарында барhttp://erlar.ru/node/2864.
Тарих
Риваять буенча, Бородино сугышыннан соң генерал-фельдмаршал Михаил Кутузов башкорт полкының командиры Каһым түрәне (1778—1813) чакырып ала һәм батырлыгы өчен: «Любезные вы мои башкирцы, молодцы!» — дип мактый. Каһым түрә бу турыда яудашларына сөйли һәм алар дәртләнеп җыр иҗат итә. Бу җырның куплеты: «Любезники, любизар, молодец, молодец» дип кабатлана.
Җырда Русиядән Наполеонның гаскәрләрен куып, Париж каласына барып җитә рус һәм башкорт яугирләренең каһарманлыгы сүрәтләнә.
Җырның бер вариантын Ф. Туйкин язып алган һәм үзенең «Ватан Геройлары» дигән китабына керткән.
Сылтамалар Илсөя Бәдретдинова Любизар «Любизар» «Любизар»
Искәрмәләр
Төркем:Башкорт халык җырлары Төркем:1812 елгы Ватан сугышы Төркем:Татар халык җырлары