Арысланов Гафиятулла Шаһимәрдән улы ()- (20.09.1915—05.01.1945) — танкист, гвардия майоры (1944). Советлар Берлеге Герое (1940). Башкорт. Кинҗә Арыcланов нәселеннән. Башкортлардан беренче Советлар Берлеге Герое. Биографиясе Ырынбур губернасы, шул ук исемле өязнең Кинҗә-Абыз авылында 1915 елның 7 (яңа вакыт буенча 20) сентябрендә дөньяга килә.
1937 елда Стәрлетамак нефть техникумындаХәзерге Ишембай нефть көллияте белем ала. Шул ук елда Куергазы военкоматы аша Кызыл Армия сафына алына.
1939 елда Көнбатыш Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1939 елның декабереннән — 1940 елның мартына кадәр Төньяк‑Көнбатыш фронтта хезмәт итә, 1939-40 елгы совет‑фин сугышында катнаша.
1941 елда В. И. Ленин исемендәге Сембер Кызыл Байраклы танк училищесында белем ала.
1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында катнаша.
1943 елдан бирле Көньяк‑Көнбатыш, Воронеж, Үзәк, 2 нче һәм 3‑нче Украина фронтларында танк батальоны командиры, танк полкы командиры урынбасары.
Курск, Орел, Харьков, Смоленск, Дебрецен (Венгрия) шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.
1945 елның 5 гыйнварында Венгриянең Будапешт шәһәрендә батырларча һәлак була.
Искәрмәләр
Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары