«Тор» () — Marvel Comics нәшриятенең шул ук исемле комикслары нигезендә төшерелгән нәфис фильм. Режиссёры — Кеннет Брәна. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән Paramount Pictures. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.
Режиссёр Сәм Рәйми беренче тапкыр Тор турындагы фильм концепциясын 1990-еллар азагында уйга кертте һәм 2001 елда хәтта сценарийны карауга тәкъдим итте, әмма проектны катырдылар, һәм Рәйми аны ташлады. Берничә ел эчендә экранлаштыруга хокуклар бер студиядән икенчесенә күчеп йөрде. Бу хәл 2006 елга кадәр сузылды, шушы вакытта Marvel Studios сценаричы Марк Протосевич белән контракны имзалагач, Марк Paramount Pictures өчен фильмның фикере өстеннән эш башлады. Башта режиссёр булып Мәттью Вон билгеләнгән иде, һәм фильмның релизы 2010 елга ниятләнгән иде. Әмма Вон проектны ташлады, һәм режиссёр урынын Кеннет Брәна алды, ә фильмның чыгарылышы 2011 елга күчерерде. 2009 елда кастинг үтте, ә төшерүләр 2010 елда Калифорниядә һәм Нью-Мексикода башландылар.
Беренче тапкыр фильм 2011 елның 17 апрелендә Сиднейдә дөнья күрде, ә тәгәрәтүләр дүрт көннән соң башландылар. Америка кинотәгәрәтүләренә фильм 6 майда чыкты, ә Россиянекенә — 28 апрельдә 3D һәм IMAX форматларында. 449 млн доллардан артык җыеп фильм финанс яклап уңыш яулады, һәм критиклар ягыннан да макталды.
Эчтәлеге Фильмның төп персонажы — Тор, тәкәббер һәм горур яшен тәңре, — көченнән мәхрүм ителде һәм Асгардтан (тугыз дөньяларның берсеннән) куылды. Җиргә эләккәч ул яшь астрофизик Җейн Фостер белән таныша, һәм соңрак Торның Җейнга берникадәр хисләре килеп чыга. Ул гына түгел, Тор үзенең үги туганын Локины туктатырга тиеш. Локи Асгардның яңа патшасы булырга ниятләнә.
Актёрлары
Фильмны чыгару Фильмга PG-13 кинотәгәрәтү рейтингы бирелде. Беренче тапкыр фильм Австралиядә Сидней шәхәрендә Event Cinemas кинотеатрында якшәмбе көнне 2011 елның 17 апрелендә дөнья күрде. АКШ-да беренче тапкыр фильм Һолливудта (Лос-Анҗелес, Калифорния штаты) El Capitan Theatre-да 2 майда күрсәтелде. Шушы вакыйга актёр Исайа Мостафа белән оештырылды, һәм Marvel-ның рәсми сайтында туры эфирда күрсәтелде. Россия кинотәгәрәтүендә фильм 28 апрельдә башланды.
Кинотәгәрәтү башлануы даталары:
— 17 апрель 2011 (Беренче дөнья күрү Сиднейдә узды) — 21 апрель 2011 — 27 апрель 2011 (кинотәгәрәтү башы) — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 27 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 (Һоңкоң) — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011
— 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 28 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 (Тайвань) — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 29 апрель 2011 — 2 май 2011 (Лос-Анҗелеста дөнья күрү) — 4 май 2011 — 4 май 2011 — 6 май 2011 (кинотәгәрәтү башы) — 14 май 2011 — 20 май 2011 — 1 июль 2011 — 31 август 2011 — 3 ноябрь 2011
Бүләкләр һәм билгеләнүләр Бүләкләр һәм билгеләнүләр Ел Бүләк Категория Билгеләнүче Нәтиҗә Искәрмә2011Teen Choice AwardsChoice Movie: Елның ерып чыгучысы — актёрКрис ҺемсвортScream AwardsThe Ultimate Scream«Тор»Иң яхшы фәнтәзи-фильмы«Тор»Иң яхшы супербатырКрис Һемсворт (Тор)Иң яхшы икенче пландагы актрисаҖейми АлександерЕлның ерып чыгучысы — актрисаҖейми АлександерЕлның ерып чыгучысы — актёрКрис ҺемсвортЕлның ерып чыгучысы — актёрТом ҺиддлстонBest F/X«Тор»Иң яхшы комикс экранлаштыруы«Тор»2012People’s Choice Awards (халык сайлауы)Иң яхшы кино персонажыКрис Һемсворт (Тор)Иң яхшы маҗаралар фильмы«Тор»Visual Effects Society (визуаль эффектлар берләшмәсе)Иң яхшы урын ясау маҗара фильмында«Һеймдаллның күзәтүханәсе»: Пьер Баффин, Одри Феррара, Йоэл Горо, Доминик ВидәлИң яхшы виртуаль төшерү маҗара фильмындаКсавьер Әллард, Пьер Баффин, Николас ШевәлөрSFX AwardИң яхшы фильм«Тор»Иң яхшы режиссёрКеннет БрәнаEmpire AwardsИң яхшы яңа актёрТом ҺиддлстонИң яхшы фәнни-фантастик/фәнтәзи фильмы«Тор»RealD форматындагы 3D осталык«Тор»СатурнИң яхшы фәнтәзи-фильмы«Тор»Иң яхшы икенче пландагы киноактёргаТом ҺиддлстонИң яхшы костюм«Тор»Иң яхшы куючы-рәссам эшеБо Велч
Үч алучылар
Крис Һемсворт Тор ролен, төп персонажларының берсе буларак, 2012 елның апрелендә чыккан, «Үч алучылар» фильмында башкарды. Шулай ук «Үч алучылар» фильмы, «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Тор» һәм «Капитан Америка: Беренче үч алучы» фильмнарының персонажларын берләштерергән Marvel кинематографик галәменә керә.
Сиквел
Искәрмәләр
Сылтамалар
Thor Movie Hub Marvel.com сайтында
Төркем:2011 елның АКШ фильмнары Төркем:Marvel кинематографик галәме фильмнары Төркем:Тор (Marvel Comics) турындагы фильмнар Төркем:IMAX фильмнары Төркем:АКШ-ның 3D фильмнары Төркем:2011 елның 3D фильмнары Төркем:2011 елның атыш-чабыш фильмнары Төркем:2011 елның фантастик фильмнары Төркем:Paramount Pictures фильмнары Төркем:Галимнәр турындагы фантастик фильмнар