Әман Түлиев (Әман (Әманкилде) Гомәр улы Түлиев, , тугач бирелгән исеме Әманкилде Муллагазый улы Түлиев, , , — , ) — РФ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.

Көнбатыш Себер тимер юлы Мондыбаш (1969-1973) һәм Междуреченск (1973-1978) станцияләре башлыгы, Кемерово тимер юлының Новокузнецк бүлеге башлыгы урынбасары (1978-1983), башлык (1983-1985), СБКФнең Кемерово өлкә комитетының транспорт һәм элемтә бүлеге мөдире (1985-1988), Кемерово тимер юлы башлыгы (1988-1990), Кемерово өлкә башкарма комитеты башлыгы (1990-1991), Кемерово өлкә халык депутатлары шурасы рәисе (1990-1993, 2018-), Кемерово өлкәсе канун чыгару җыелышы рәисе (1993-1997), РФ БДБ илләре белән хезмәттәшлеге министры (1996-1997), Кемерово өлкәсе губернаторы (1997-2018). РФ Президентлыгына намзәт (1991, 2001).

Кемерово өлкәсе губернаторы вазифасыннан Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше вафат булгач, китә.

2018 елның 17 сентябреннән 2002 елда үзе нигезләгән Кузбасс һөнәри мәгарифне үстерү институты () ректоры Тулеев стал ректором кемеровского института. РБК, 14.09.2018.

Вафаты 2023 елның 20 ноябрендә 79 яшендә Кемеровода вафат Умер бывший губернатор Кемеровской области Аман Тулеев. Ведомости. 20.11.2023Миңнеханов Аман Тулеевның хатынына һәм Кузбасс җитәкчелегенә кайгы уртаклашу белдерде. Татар-информ, 20.11.2023.

Моны да карагыз Кемеровоның «Мөнирә» мәчете. Мәчет Ә. Тулиевның әнисе Мөнирә Фәиз кызы Власова (Насыйрова, 1921―2001) исемен йөртә«Мунира», озаряющая сердца. Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Ректорлар Төркем:Сәясәт фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр