«Җан Баевич» (1923) — татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый тарафыннан иҗат ителгән сатирик комедия. Әсәр татар җәмгыятендәге милли үзаңны югалту, тамырлардан баш тарту һәм суррогат «мәдәният»кә омтылу кебек мәсьәләләрне көлке аша яктырта.

Тарихы «Җан Баевич» — Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектә язылган беренче әсәрләреннән берсе. Әсәр 1923 елда Берлинда язылган. Бу чорда язучы берничә әсәр иҗат итә, шул исәптән «Көз» повесте (1923) һәм «Лукман Хаким» драмасы (1923).

Әдәбият галиме Л. Гайнанова искә алганча, 1988 елда махсус фондлар ачылу белән, әсәрнең кулъязмалары Мәскәү архивлларыннан табыла. Казанга әдипнең чит илдә язылган беренче китабы — «Җан Баевич» — кайта.

Сюжет сызыгы Комедиянең төп герое — Шакирҗан, бай сәүдәгәр, авылдан чыккан кеше. Ул үзенең гаиләсен, туган телен, гореф-гадәтләрен һәм хәтта исемен дә үзгәртеп, «Җан Баевич»ка әйләнә. Аның максаты — руслашкан, «мәдәниятле» кеше булып күренү. Ул рус телендә сөйләшергә, русча киенергә, рус хатынына өйләнергә омтыла, чөнки бу аны «тәрәккыйпәрвәр» (алгарышчы) итәчәк дип уйлый. Ләкин бу юл аны гаиләсеннән, балаларыннан, әхлакый кыйммәтләреннән мәхрүм итә. Комедиянең исеме дә символизмга ия: «Җан» — русча «Жан» (Иван) исеменең татарча әйтелеше, ә «Баевич» — атасының исеменнән алынган атама, ягъни ул үз тамырларыннан баш тарткан кешенең гәүдәләнеше.

Беренче пәрдә: Монда көлкеле күренешләр юк. Шакирҗан уңай персонаж буларак күренә — дингә хөрмәт белән караучы, саллы авыл сәүдәгәре, көндәлек мәшәкатьләргә чумган. Бу пәрдә үзенчәлекле пролог ролен үти һәм сюжетның алга таба үстерелешенә нигез тудыра.

Икенче пәрдә: Образның кискен алышынуы (антитеза) барлыкка килә. Шакирҗан яңа образда — «тәрәккыйпәрвәр» (алгарышчы) Җан Баевич булып күренә. Ул «русча» киенгән, зур бүлмәдә утыра һәм «надан халык» белән эш итү авыр булудан зарлана. Автор мондый кискен үзгәрешнең сәбәпләрен махсус күрсәтми, бу комизмны көчәйтә һәм русификация процессының тизлеген ассызыклый.

Өченче пәрдә: Шакирҗан үзенең «надан» гаиләсеннән ваз кичә, рус хатынына өйләнә һәм русча яши башлый. Аның «мәдәнияте» абсурд дәрәҗәсенә җитә: ул үзен шулкадәр бөек шәхес дип хис итә ки, аңардан исемен тарихка алтын хәрефләр белән язып куярга рөхсәт сорыйлар.

Дүртенче пәрдә (кульминация): Руслар тарафыннан таланган һәм бөлгән Шакирҗан әти-әнисенә кайта, гафу үтенә һәм алар алдында башын ия.

Төп геройлар

Шакирҗан (Җан Баевич) — төп герой, сәүдәгәр. Башта гакыллы, гаиләҗанлы кеше булып күренсә дә, тиз арада «мәдәниятле» булу теләге белән үзгәрә. Сәхипҗамал — Шакирҗанның хатыны. Минлебай — Шакирҗанның әтисе. Минлекамал — Шакирҗанның әнисе. Әнвәр — Шакирҗанның улы. Халидә — Шакирҗанның кызы. Феодосия — Шакирҗанның рус хатыны.

Төп идея һәм проблематика Әсәрнең төп проблемасы — милли үзаңны югалту һәм суррогат мәдәнияткә ияреп, үз тамырларыннан баш тартуның фаҗигале нәтиҗәләре. Гаяз Исхакый әсәрдә татар милләтенең киләчәге турында кайгыртуны күрсәтә. Ул «Җан Баевич»лар кебек кешеләрнең артуы милләтнең «инкыйраз»га (юкка чыгуга) китерәчәге турында кисәтә. Комедиянең төп идеясе — милләтне саклау, аның телен, динең, гореф-гадәтләрен һәм әхлакый кыйммәтләрен саклау кирәклеге.

Тикшеренүче Т.А. Абдулбариева «Җан Баевич» комедиясенең Мольерның «Мещанин во дворянстве» (1670) пьесасы белән типологик бәйләнешен таба.

Карим Тинчуринның «Американ» комедиясе белән охшашлык күзәтелә. Ике пьесада да беренче пәрдә гади драматик стильдә, ә калганнары сатирик стильдә язылган. Ике автор да бер максатка хезмәт итә — үз милләтеннән, теленнән һәм диненнән ваз кичүчеләрне фаш итү, аларны сатира белән камчылау.

Әсәр сәхнәдә Әсәр беренче тапкыр Камал театры сәхнәсендә Празат Исәнбәт тарафыннан куела. Шакирҗан/Җан Баевич ролен Идрис Мәсгутов башкара. 2024 елның 31 гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Җан Баевич» спектакленең премьерасы булды. Режиссеры — Илнур Гарифуллин. Спектакльдә төп рольне Зөлфәт Закиров башкара.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Гаяз Исхакый әсәрләре