Илшат Фәхертдинов, Илшат Мәгафур улы Фәхертдинов (Ильшат Магафурович Фахертдинов, ; 1987 елның 28 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — мәдәният эшлеклесе, «Башкортстан» дәүләт концерт залының баш режиссеры (2023 елдан). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021), Салават Юлаев премиясе лауреаты (2026).
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 28 августында Уфада эшче гаиләсендә туган. 15нче балалар музыка мәктәбендә баян классында Выпускник Детской музыкальной школы № 15 Ильшат Магафурович Фахертдинов поздравляет родную школу с 50-летним юбилеем!, 122нче башкорт гимназиясендә укыган. Россия Дәүләт сәхнә сәнгате (; укырга максатчан җибәрелгән) «эстрада режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган (2010).
Хезмәт юлы
2009 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә куючы режиссер, 2017 елдан эстрада бүлегенең сәнгать җитәкчесе. Филармониядә эшләгәндә режиссер буларак төрле дәрәҗәдәге 50дән артык проект куйган.
2017—2022 елларда — «Башкортстан» дәүләт (1981—1995 елларда Техника йорты, 1995—2014 елларда «Нефтяник» мәдәният сараеВ Уфе состоялось торжественное открытие государственного концертного зала «Башкортостан». bash.news, 9.12.2014) куючы режиссер.
2022—2023 елларда — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директорыКоллективу Башгосфилармонии представили нового директора. БГФ им. Хусаина Ахметова, 17.11.2022.
2023 елдан — «Башкортстан» дәүләт концерт залының куючы режиссеры, баш режиссеры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәреУказ Главы Республики Башкортостан от 15.07.2021 N УГ-364 «О присвоении почетных званий Республики Башкортостан». base.garant.ru 2026 — Салават Юлаев премиясе — халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге масштаблы чараларны гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өченИнсаф Хужабирганов. В Башкирии присудили госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 7.10.2026
Шәхси тормышы Гаиләле, балалары бар. Хатыны Лилия (Игдисламова), психолог, арт-терапевтЛилия Фахертдинова Вконтакте. Корпоративлар алып барган (башкорт, рус һәм татар телләрендә). Җырларга ярата (баритон тавышлы) Зухра Владимирова. Ильшат Фахертдинов: «Я знаю, как веселить народ!». УФА1.ру, 2.10.2012.
Искәрмәләр
Сылтамалар Гость студии — Ильшат Фахертдинов. Vk видео, 00:10:08
Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Шәхесләр:Башкортстан дәүләт филармониясе Төркем:Башкортстан режиссерлары