Нинтендо ДСи (ингл. Nintendo DSi; япон. ニンテンドーDSi) — Нинтендо тарафыннан ясалган һәм сатылган, ике экранлы, бөкләнә торган кул уен консоле. Консоль Япониядә 2008 елның 1 ноябрендә, бөтен дөнья буйлап исә 2009 елның апреленнән башлап чыгарылган. Бу Нинтендо ДС'ның өченче итерациясе, һәм базарда аның төп көндәше Сониның ПлейСтейшн Портабл (ПСП) консоле иде.