Ихтыяр Кыямов (Ихтыяр Илдар улы Кыямов; 2005 елның 14 гыйнвары, Казан) — татар язучысы, журналист, блогер-мәгърифәтче һәм татар мәдәниятен популярлаштыручы. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары (2026 елның июленнән). Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә белем ала. Әдәби әсәрләре «Идел», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында һәм башка басмаларда дөнья күргән.

Тәрҗемәи хәле Ихтыяр Кыямов 2005 елның 14 гыйнварында Казанда туган. Ул татар журналистлары Мөршидә белән Илдар Кыямовлар гаиләсендә үскән. Бертуган абыйсы Идел (1995 елгы). 1-9 сыйныф программасын 33 нче гимназиядә үзләштергән, 10-11 сыйныфны Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә укыган. Мәктәптә укыган чорында укучыларның үзидарәсе системасында катнашкан, мәктәп президенты булган.

Югары сыйныфларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның беренче хикәяләренең берсе — «Татар баласы» — «Идел» журналында басыла. Шулай ук аның әсәрләре «Ялкын», «Казан утлары» журналында һәм «Мәдәни җомга» газетасында дөнья күрә.

Кыямов 2023 елда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-прига лаек була. Шул ук елда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга керә. «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлеге буенча белем ала.

2025 елда Кыямов Казакъстанның Астана шәһәрендәге Л. Н. Гумилёв исемендәге Евразия дәүләт университетында дүрт ай белем алган. Сәфәр тәэсирләре нигезендә «Астана мәктүпләре» исемле сәяхәтнамә язган, аны "Интертат"та бастырган.

2026 елның 17 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Акыл фабрикасы» яшьләр чарасында катнаша. Чара кысаларында «Тукай Петербургта» дигән темага лекция укып, Габдулла Тукайның Санкт-Петербург белән бәйле тормышы турында сөйли.

Иҗаты Кыямов прозада хикәя жанрына өстенлек бирә. Аның әсәрләрендә татар теле, милли хәтер, тарихи-мәдәни мирас, кеше язмышы кебек темалар урын ала. Бу юнәлештәге беренче әсәрләренең берсе булган «Татар баласы» хикәясендә туган теленнән ерагаеп барган баланың милли нигезенә кайтуы сурәтләнә.

2023 елда ул Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелгән «Ядкарьләрдә — Тукай рухы» конкурсында лауреат була. Каюм Насыйрига багышланган «Мәгърифәтче» нәсере дә шул чор иҗатына карый.

2024 елда Кыямовның фәнни-әдәби эшчәнлеге дә дәвам итә. Ул КФУның «Рухият» фәнни түгәрәге эшендә катнаша һәм студентларның фәнни-йомгаклау конференциясендә җиңүчеләр арасында була.

2025 елда аның «Сыерчык оясы» хикәясе «Геройлар янәшә» конкурсының «Хикәя» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек була. Хикәядә Мостафа исемле геройның язмышы сурәтләнә.

Кыямов «Яңа исем» иҗади лабораториясе эшендә катнаша. Аның хикәяләре лаборатория кысаларында әзерләнгән «Казансу» һәм «Чулман» альманахларында басыла. 2024 елда ул лаборатория катнашучылары белән берлектә үткәрелгән Татарстан Әдәби судында да катнаша.

2025 елның октябрендә «Казан утлары» журналында Кыямовның «Эт типкесендә» хикәясе басыла. Журналдагы «Яңа исемнәр» белешмәсендә аның әдәби иҗаты һәм публикацияләре турында мәгълүмат бирелә.

Текстологик эшчәнлек Кыямов татар әдәбиятының язма мирасын өйрәнү, тарихи текстларны хәзерге татар әдәби теленә әзерләү һәм иске графикадагы әсәрләрне гамәлдәге язуга күчерү белән шөгыльләнә. Бу юнәлештәге эшләре «Безнең мирас» журналында басылып килә.

2026 елда журналда түбәндәге текстологик хезмәтләре дөнья күрә:

Казакъстанда укыган чагында Фәтхи Бурнашның «Казакъ кызы» поэмасын гарәп имлясыннан кириллицага күчерү эшен башкара. Әсәр 1916 елда «Аң» журналының 22 нче санында басылган була. Соңрак әлеге поэманы казакъ әдәбияты галиме Амантай Шәрип казакъ теленә тәрҗемә итеп, «Қазақ әдебиеті» газетасының 2026 елгы гыйнвар санында бастыра. Поэма «Безнең мирас» журналының 2026 елгы 3 нче санында басыла.

Нәҗип Хәлфиннең «1913 елда татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсен басмага әзерли. Башта «Аң» журналының 1914 елгы беренче санында басылган язманың тел һәм стиль үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теленә якынайтыла. Мәкалә «Безнең мирас» журналының 2026 елгы 4 нче санында басыла. Нәҗип Хәлфиннең «Кавагыйд әдәбия» һәм «Татар әдәбиятының барышы» мәкаләсен басмага әзерли. 1912 елда «Аң» журналының беренче санында дөнья күргән язмада Габдрахман Сәгъди һәм Җамал Вәлидинең әдәбият турындагы хезмәтләренә бәя бирелә. Текстның тел-стиль үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теленә якынайтыла («Безнең мирас», 2026, № 7, 79–82 нче битләр).

Газиз Гобәйдуллинның «Юлдаш эзләгәндә» әсәрен журналга әзерли. «Аң» журналының 1916 елгы 18 нче санында басылган бу әсәрнең тел һәм стиль үзенчәлекләрен хәзерге татар әдәби теленә якынайта.

Әмирхан Еникинең «Озын көй тыңлаганда…» нәсерен басмага әзерли. Әсәр «Безнең юл» журналының 1926 елгы 3 нче санында басылган һәм язучының тәүге әдәби әсәре булып санала. 2026 елда ул хәзерге татар язмасында беренче тапкыр дөнья күрә («Безнең мирас», № 8, 78–79 нчы битләр).

Әмирхан Еникинең «Кар шатлыгы» нәсерен басмага әзерли. Әсәр «Безнең юл» журналының 1929 елгы беренче санында яңалифта басылган була. 2026 елның октябрендә «Безнең мирас» сайтында тәкъдим ителә.

Журналистлык һәм медиадагы эшчәнлеге Кыямов студент чагыннан ук журналистика өлкәсендә эшли. Ул «Безнең мирас» журналында корректор булып хезмәт итә, журнал сайтының мөхәррире вазифасын башкара. 2026 елның гыйнварыннан июленә кадәр Кыямов «Безнең мирас» журналында мөхәррир булып эшли. 2026 елның июлендә ул журналның цифрлаштыру буенча баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә.Журналның интернет сәхифәсендә аның татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган авторлык материаллары да урнаштырыла.

Кыямов шулай ук Казан ханлыгы хакимнәренә багышланган авторлык рубрикасын алып бара.

2025 елда Кыямов КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан үткәрелгән медиачараларда катнаша. Ул башка студентлар белән берлектә татар әдипләрен һәм галимнәрен танытуга юнәлтелгән «Әдипләребез» һәм «Шәхес» кебек медиапроектларны тәкъдим итә.

2025 елда «Интертат» электрон газетасы төзегән «45+5 иң билгеле яшь татар журналисты» исемлегенә кертелә.

2026 елда Кыямов татар тарихы һәм мәдәнияте шәхесләре турында вертикаль видеолар сериясе белән бәйле медиапроект әзерли. Проект «Үз телем» бәйгесенең 2026 елгы җиңүчеләренең берсе була.

Проектның беренче видеосы Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» хикәясенә багышланган. Кыямов Казакъстанга сәфәре вакытында казакъ әдәбияты һәм тарихы турында төшерелгән видеолар белән танышуның татар телендә шундый контент булдыру фикерен ныгытуын әйткән.

Кыямовның «Үз телем» проекты татар шәхесләре турында кыска вертикаль видеолар әзерләүгә багышланган. Проект авторы буларак ул татар телен, тарихын һәм мәдәниятен социаль челтәрләр аша таныту максатын билгели.

2026 — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган спектакльләргә видеообзорлар бәйгесендә җиңүче. https://vk.ru/clip-2064120_456244490?c=1

2026 елның октябрендә «Әдәби фест» әдәби фестивале кысаларында үткәрелергә планлаштырылган «ГӘП» ачык подкастының кунаклары исемлегенә кертелә. Подкастта бүгенге әдәбият һәм аның яшьләр өчен актуальлеге турында фикер алышу каралган.

Мәгърифәтчелек һәм лекторлык эшчәнлеге 2026 елда Кыямов татар әдәбияты тарихын һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән офлайн лекцияләр һәм әдәби-агарту чаралары үткәрә.

2026 елның августында Казандагы Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда «Винил атнасы» проекты кысаларында «Милли фаҗига. Айрат Арсланов» исемле әдәби-музыкаль композициягә багышланган чараны алып бара. Анда Айрат Арсланов башкаруындагы, Гаяз Исхакыйның Габдулла Тукай үлеменә багышланган «Милли фаҗига» публицистик әсәрен һәм Тукай шигырьләрен үз эченә алган грампластинка тыңлатыла. Кыямов композициянең тарихи һәм әдәби контексты, Исхакыйның Тукай шәхесенә һәм иҗатына мөнәсәбәте турында аңлатмалар бирә.

2026 елның 18 сентябрендә шул ук музейның «Винил атнасы» проекты кысаларында Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый әсәрләренә багышланган «Милли фаҗига» исемле икенче лекциясен үткәрә. Чарада Айрат Арсланов тарафыннан грампластинкага яздырылган әдәби-музыкаль композиция тыңлатыла. Лекция барышында Тукай һәм Исхакый әсәрләренең иҗат ителү шартлары, ике әдипнең татар җәмгыяте язмышына карашлары, аларның мирасының совет чорында кабул ителүе һәм Айрат Арсланов башкаруындагы язманың татар мәдәни мирасын саклаудагы әһәмияте турында фикер алышу үткәрелә.

2026 елның 17 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында узган Беренче татар яшьләре форумында катнаша. Форумда «Тукай Петербургта» дигән темага лекция белән чыгыш ясый. Анда Габдулла Тукайның Санкт-Петербург белән бәйле тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.

Китап клубы 2026 елда Татар китабы йортында татар әдәбияты әсәрләренә багышланган китап клубын җитәкли башлый. Клубның максаты — татар әдәбиятының күренекле әсәрләрен уку, аларның идея-эчтәлеген һәм хәзерге заман өчен әһәмиятен бергәләп тикшерү.

Клубның беренче очрашуы 2026 елның 1 октябрендә үткәрелә. Анда катнашучылар Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре турында фикер алыша. Икенче очрашу 15 октябрьдә уздырыла һәм Нияз Акмалның «Миллионер» әсәренә багышлана. Клуб җитәкчесе буларак Кыямов очрашуларда әсәрләрнең сюжетын, образларын, идеяләрен һәм әдәби үзенчәлекләрен тикшерүне алып бара.

Бүләкләре һәм казанышлары

2021 — «Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчесе, 11-17 яшьлек катнашучылар категориясе. 2023 — Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың Гран-при иясе. 2023 — «Ядкарьләрдә — Тукай рухы» әдәби бәйгесе лауреаты. 2024 — КФУның студентлар фәнни-йомгаклау конференциясе җиңүчеләренең берсе. 2025 — «Геройлар янәшә» конкурсының «Хикәя» номинациясендә кызыксындыру бүләге («Сыерчык оясы» әсәре өчен). 2025 — Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия алучыларның берсе. 2026 — «Яңа исем» проектының өченче сезонында Гран-при иясе. Җиңүче буларак Татарстан китап нәшриятында 2027 елда китап бастыру өчен сертификат алган. 2026 — «Үз телем» бәйгесе җиңүчесе. 2026 — 23-26 сентябрь көннәрендә Түбән Камада узган Яңа медиа фестивалендә «Шәхси бренд» номинациясендә өченче урын алган. Бүләк татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты турында алып барган блогы өчен бирелгән. 2026 — «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татары — 2026» рейтингында «Иң перспективалы яшь татар / татар кызы» номинациясендә кандидатлар исемлегенә кергән.

Хәзерге эшчәнлеге 2026 елның августыннан Кыямов «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары. Ул шулай ук Татар китабы йортында татар әдәбиятына багышланган китап клубын җитәкли.

Китап клубының беренче очрашуы 2026 елның 1 октябренә билгеләнгән, анда Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре турында фикер алышу планлаштырылган.

Басмалары

Хикәяләр

«Татар баласы» — «Идел» журналында басылган хикәя. «Сыерчык оясы» — 2025 елда «Геройлар янәшә» конкурсында кызыксындыру бүләгенә лаек булган хикәя. «Эт типкесендә» — «Казан утлары» журналында 2025 елда басылган хикәя.

Нәсер

«Мәгърифәтче» — Каюм Насыйрига багышланган нәсер.

Сәяхәтнамә

«Астана мәктүпләре» — Казакъстанга сәфәр нигезендә язылган сәяхәтнамә.

Мәкаләләр

«Җаек шәһәрендәге Габдулла Тукай музее» (2026) — «Безнең мирас» журналында басылган сәяхәтнамә-мәкалә. «Үтәмешгәрәй хан» (2026) — Казан ханлыгы тарихына багышланган мәкалә. «Татарга Туфан кирәк» (2026) — татар милли мәдәниятенең үсеше һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле турында мәкалә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сәлимова, Р. Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов: «Яшьләр акрын гына миллилеккә, телгә тартыла» // «Интертат». 2023 ел, 21 май. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчеләре исемлеге билгеле // «Татар-информ». 2023 ел, 25 апрель. «Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле // Бөтендөнья татар конгрессы. 2022 ел, 31 май. "Рухият"челәр — Студентларның фәнни-йомгаклау конференциясендә җиңүчеләр // КФУ ИФМК. 2024 ел, 20 март. Мәһдиев нигезендә // «Мәгариф». 2025 ел.