Бу Казан тарихчысы турында мәкалә, Уфа җырчысы турында биредә укыгыз. Әлфия Галләмова, Әлфия Габделнур кызы Галләмова, кыз фамилиясе Шәмсетдинова (Альфия Габдульнуровна Галлямова; 1955 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, Брянск өлкәсе, Дятьково) ― галимә, тарих фәннәре докторы (2011), доцент, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең аерымланган структур бүлекчәсе «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты»ның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2018).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 9 ноябрендә Брянск өлкәсе Дятьково шәһәрендә туганГаллямова Альфия Габдульнуровна. veterans.tatneft.ru. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, 1973 елда Казанга килгән һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кергән. 1978 елда тәмамлаган. Университеттан соң берникадәр вакыт Казанның 17нче эшче яшьләр мәктәбендә тарих укыткан, Туполев исемендәге КАИ китапханәчесе булган. 1979 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчкән. 1981 елда шунда аспирантура тәмамлаган. 1990 елда «1970-елларда ― 1980-еллар башында Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы» () темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы (1977), профессор (1982) Азат Мирза улы Җәләлов). 2011 елда «Татарстан АССР 1940-еллар икенче яртысында — 1980- еллар уртасында: социаль-икътисадый һәм мәдәни-идеологик өлкәләрдә трансформация процесслары» () темасына докторлык диссертациясе яклаган.

1993 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре булган. Институт үзгәртеп корылгач, 1996 елда ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына күчкән, анда яңа һәм иң яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре вазыйфасын били.

2015 елдан – ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәреАльфия Габдульнуровна Галлямова. Институт истории им. Ш.Марджани. Академия наук Республики Татарстан.

Төп эше белән бер вакытта, 1997―2000 һәм 2007―2009 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында (соңрак университет) укыткан, шунда доцент гыйльми исеме алган. 2000―2005 елларда «Әлмәт энциклопедиясе» басмасын әзерләү буенча иҗат төркеменең Казан үзәген җитәкләгән («Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе каршында). 2001 елдан Татарстан Республикасы Милли музеенда фәнни хезмәткәр булып эшләгән, татар халкының дәүләтчелеге тарихы турында экспозицияләр эшләүдә катнашкан. 2017―2018 елларда тикшеренү проектларында, шул исәптән РФФИ «Совет чорында җитештерү мөнәсәбәтләре: эчтәлек һәм трансформация процесслары. 1920-1980 еллар (Татарстан мисалында)» ()От истоков к открытиям: научный путь Альфии Габдульнуровны Галлямовой. КиберЛенинка.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе XX гасырның икенче яртысында Татарстан Республикасы тарихы; совет чорында Татарстан АССРның аграр тарихы; Россия провинциясенең Сәнәгать һәм шәһәр тормышы тарихы (1946―1985); Россиянең милли төбәкләренең идеологиясе һәм мәдәнияте; төбәкне өйрәнү.

500 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт, шул исәптән 25 монография һәм 22 уку әсбабы авторы. Аның тикшеренүләре совет чорында Татарстанның социаль-икътисадый, сәяси һәм мәдәни үсешен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

80 халыкара (шул исәптән Россия, Венгрия, Төркия, Украина, Белоруссия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Молдовада) һәм Бөтенроссия фәнни форумнарында катнашкан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты 2007 ― Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы 2017 ― Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе. 2018 ― Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе ― күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше өчен 2026 – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өченУказ Раиса Республики Татарстан № 480 от 16.06.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар (Архивная версия сайта) Галлямова Альфия Габдульнуровна. veterans.tatneft.ru

Төркем:Әлифба буенча тарихчылар Төркем:Хатын-кыз тарихчылар Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:Россия тарихчылары Төркем:XX гасыр тарихчылары Төркем:XXI гасыр тарихчылары Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Төркем:Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар